Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 13:26

Яңа Усманда җыелыш үтте

Урта Хаҗәт клубында Яңа Усман авылы халкы җыелышы үтте.

Яңаусманлыларга 2014 елда республикада башланган Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) турында сөйләделәр.

Аның максаты – биләмәдәге проблемаларны ачыклау һәм хәл итү. Халык аларга беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген җыелышта үзе хәл итә.

Башкортстан Республикасы Рәсәй Федерациясендә мондый проект тормышка ашырылган тәүге республика. Республика бюджетыннан бер биләмәгә 1 млн сумга кадәр субсидия бүленә. Бәйгедә җиңү өчен ике шарт булу мөһим: халыкның проектны әзерләүдә һәм тормышка ашыруда катнашуы һәм финанслау өчен өстәмә акча җәлеп итү. Җыелышка килгән яңаусманлылар (32 кеше катнашты) бертавыштан ППМИда катнашырга теләк белдерделәр һәм әлеге программада катнашуның файдалы булуын билгеләделәр.

2019 елның 25 октябрендә халык катнашлыгында тагын бер җыелыш үткәрелде, бу юлы анда 44 кеше килде.

Чишмә муниципаль районның Шөнгәккүл авыл Советы хакимияте Яңа Усман авылы халкын 2019 елның 16 ноябрендә көндезге сәгать 12дә Урта Хаҗәт авылында үтәчәк йомгаклау җыелышына чакыра.
Читайте нас: