Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 13:25

Эш хакы артачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга вәгъдә итте.

Бу турыда ул «Фейсбук»тагы битендә язган.

– Киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакына быелгыдан 1,6 млрд сумга күбрәк акча җибәреләчәк, өч елда аларның хезмәт хакы үсеше 9,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Моны һәркем сизәчәк. Икенче елда гражданнарның социаль тәэмин ителешенә дә сизелерлек акча – 3,2 млрд сумга күбрәк бүленәчәк. Бу республикада яшәүче ике миллион кешегә турыдан-туры кагылачак, – дип билгеләде төбәк башлыгы.

Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, йорт алларын, подъездларны, лифтларны, су-канализация торбаларын ремонтлауга һәм торак пунктларны яктыртуга 14,1 млрд сум акча бүленәчәк, «бу әлеге проблемаларны көн тәртибеннән тулысынча алып ташлаячак».

– Соңгы өч елда төбәктән ташлама алучыларны дару белән тәэмин итүгә чыгымнар 2,3 тапкырга – 3,1 млрд кадәр артты. Шулай ук федераль бюджеттан 1 млрд сумнан күбрәк акча җәлеп итәчәкбез. Сәламәтлек саклауга киткән чыгымнар күләме, мотлак медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, 2020 елда якынча 91 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу саннарны республика Дәүләт җыелышына җибәрдек. Депутатлар акчаны гражданнар тормышын яхшыртуга гына тотарга омтылуыбызны хуплар, дип ышанабыз, – дип йомгак ясады Башкортстан Башлыгы.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, 2022 елда Башкортстанда уртача хезмәт хакын 43,5 мең сумга кадәр арттыру ниятләнә. Республиканың 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеше прогнозында нәкъ шундый хезмәт хакы түләүгә ирешү планлаштырыла.

Агымдагы елның сигез аенда республикада социаль өлкәдә хезмәт хакы номиналь күрсәткечтә 7,8%, чынбарлыкта 2,6%ка артты һәм 35,6 мең сумга җитте.
Читайте нас: