Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2019, 19:10

Уфа Халыкара мәгариф салонын каршылады

Узган атнада, 6–9 ноябрьдә, Уфа илнең мәгариф үзәгенә әйләнде – «ВДНХ-ЭКСПО»да III Халыкара мәгариф салоны үтте.

Форум экспертларны, власть вәкилләрен, укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бер мәйданчыкта җыйды, һәм хәзерге заман мәктәбе казанышларын күрсәтү, мәгарифнең мөһим мәсьәләләрен тикшерү һәм тәҗрибә уртаклашу урыны булды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафаров сүзләренә караганда, республика «Мәгариф» проектын тормышка ашыруда уңышлы катнаша, төрле өлкәләргә кагылган мөһим инновация проектлары башланды: мәктәпкәчә учреждениеләргә ярдәм күрсәтелә, балалар технопарклары, сәнгать мәктәпләре, цифрлы белем бирү үзәкләре, спорт комплекслары ачыла.

– Стоматология кабинетлары ачылу, мәктәпләрдә спорт программалары кертелү балалар сәламәтлеген ныгытуга булышлык итә, – диде Фәнүр Ягафаров.

Форумда махсус әдәбият һәм дәреслекләр бастырып чыгаручы зур нәшриятлар, шулай ук мәгарифтәге IT-технологияләр тәкъдим ителде. Килүчеләр мәктәпләрдә кулланылучы мультимедиа технологияләре белән таныша алдылар. Биредә республикадагы һәм илебездәге алдынгы югары уку йортлары һәм мәгариф учреждениеләре күргәзмәсе үтте. «Взлетай» проекты модульләре турында мәгълүмат белергә мөмкин булды. «Сәламәт елмаю», «Дөрес туклан», «Рульгә утыр», «Спорт белән дус бул», «Халык алдында сөйлә» кебек төрле юнәлешләрдәге комплекслар республика мәктәпләрендә быелгы уку елыннан кертелә башлады һәм аларның нәтиҗәле булуы әледән үк күренә.

Эшлекле программа барышында «түгәрәк өстәлләр», фикер алышулар, шулай ук «Мәктәпкәчә белем», «Өстәмә белем», «Гомуми белем», «Урта һөнәри белем», «Югары белем», «Инклюзив белем» һәм «Өзлексез белем» темалары буенча осталык класслары үтте. Уфаның 161нче мәктәбе мәгариф процессына сакчыл технологияләр кертү ярдәмендә вакытны нәтиҗәлерәк үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Укытучылар сыйныфларның гына түгел, ә эш өстәлләренең дә стандартын билгеләде. Хәзер алар 5 S системасын куллана, аның нигезендә тәртип, чисталык саклау, стандартлаштыру, камилләштерү ята, һәр әйбернең катгый үз урыны була.

Әлеге вакытта «Сакчыл мәктәп» проекты Дим бистәсенең дүрт мәгариф учреждениесендә генә гамәлгә ашырыла, әмма укытучылар тәҗрибәсе бөтен республика буенча таратылачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Сакчыл компетенцияләр үзәге оештыру планлаштырыла.

Фото: Башинформ
Читайте нас: