Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 11:58

Сусыз берничек тә булмый

Алкин авылы халкы тәү тапкыр Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында (ППМИ) катнашырга теләк белдерде.

Беренче җыелыш 2019 елның 26 октябрендә Узытамак авылы, Үзәк урам, 81 адресы буенча урнашкан авыл клубы бинасында үтте. Алкинлылар биредә тавыш бирү юлы белән беренче чираттагы бурычны билгеләделәр – ул һәр йортны эчә торган су белән тәэмин итү, шуңа күрә «Чишмә районының Алкин авылында су башнясын һәм автоматиканы алыштыру белән суүткәргеч челтәрне капиталь ремонтлау» проектына тукталдылар. Җыелышта авылда яшәүче 245 кешенең 47се катнашты. Чишмә районының Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева республикада ППМИны гамәлгә ашыру һәм Алкин авыл Советында программа ярдәмендә гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.

Алкинда яшәүчеләр проектның мөһимлеген һәм анда катнашуның файдасын билгеләделәр. Халык шунда ук бердәм тавыш бирү юлы белән катнашырга карар итте. Авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләр иң мөһиме ике мәсьәлә – су белән тәэмин итүдә өзеклекләр һәм начар юллар проблемасын күтәреп чыктылар. Тавыш бирү барышында су белән тәэмин итү системасын ремонтлау мөһимрәк мәсьәлә буларак билгеләнде – бу проект өчен бердәм тавыш бирелде.
Читайте нас: