Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 12:16

Эчеп үләләр

Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматлары буенча, 1 ноябрьдән башлап алкоголь эчеп авырган 18 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның дүртесе хатын-кыз.

Дәваханәгә китерелүчеләрнең барысының да эшләмәвен, берсенең йортсыз булуын билгелик. Бу кешеләр Алкин-2, Шөнгәккүл, Чишмә, Бәкәй, Ар авылларыннан һәм Нижний хуторыннан китерелгән. Чишмә поселогының шикәр заводы бистәсендә яшәгән, 10 ноябрьдә реанимациягә эләккән 56 яшьлек пациент икенче көнгә вафат булган. Алдан фаразлау буенча, ул ялган аракы белән агуланган.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас в