Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 14:54

Информатика буенча БДИ

Үткән айда бөтен Рәсәй буенча информатикадан тәүге тапкыр яңа технология буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырып карау үтте.

Сынауда илнең 84 төбәгеннән 19 мең укучы, шул исәптән Чишмә районыннан 12 чыгарылыш укучысы катнашты.

– Унберенче сыйныфлар имтихан тапшырачак фәннәрне сентябрь аенда ук сайладылар һәм бердәм дәүләт имтиханында катнашуга һәм инша язуга гариза бирделәр. Рус теле һәм математика буенча база яки профиль дәрәҗәдәге мотлак ике имтиханнан тыш, укучыларга югары уку йортына керү өчен үзләре сайлаган фәннәр буенча да ике-өч имтихан тапшырырга кирәк, – дип сөйләде бердәм дәүләт имтиханы координаторы, Чишмә мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова.

Элек информатикадан имтихан кәгазьдә тапшырылган булса, бу көнне БДИ биремнәре, җавапларны язу һәм саклау тулысынча компьютерда эшләнде. Барлык эшләр автоматлаштырылган режимда тикшерелә һәм билге куела – моның өчен белгеч җәлеп итү мөһимлеге юк.

– Имтиханны яңача тапшырып караганда имтихан үткәрү пунктының матди-техник җиһазланышы гына түгел, укучыларның биремнәрне эшли алуы да тикшерелә. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булса, әлеге имтихан төре гамәлгә кертеләчәк. Имтихан биреп карау яңа технология буенча үтә, бу вакытта биремнәр компьютерда була, җаваплар да шунда языла һәм саклана. Безнең чыгарылыш укучылары инглиз теленнән имтиханны (телдән) өч елдан артык компьютер формада тапшыра.

Безгә Благовар һәм Бүздәк районнары укучылары да инглиз теленнән имтихан тапшыру өчен килә, чөнки алардагы техник җиһазланыш үз районнары мәктәпләрендә имтихан тапшырырга мөмкинлек бирми, – дип аңлатты имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Лариса Малеванная.

Электән килгән гадәт буенча бу көнне сынау имтиханнары поселокның беренче мәктәбендә үтте. Имтихан тапшырып караучылар бер аудиториядә, аерым компьютер алдында утырды. Районның мәгариф идарәлегеннән һәм мәктәпләрдән биш техник белгеч булды. Чыгарылыш укучылары компьютерда өч сәгать 55 минут эшләде. Ә имтихан башланыр алдыннан инструктаж үткәрелде.

– Информатика буенча имтиханны максатка юнәлешле сайладым, чөнки авиация, нефть яки педуниверситетка укырга керергә планлаштырам. Гамәли информатика факультетына керү турында уйланам, бәлки, физика-математика факультетын сайлармын. Имтихан тапшырып карау шактый катлаулы булса да, биремнәрне дөрес эшләгәнмендер, дип ышанам. Хәзер бердәм дәүләт имтиханына нинди юнәлештә әзерләнергә кирәклеген беләм, – диде поселокның дүртенче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Регина Мөэминова.

Ул шулай ук төп авырлыкның әлеге сынауның гадәти рәвештә булмавына бәйле булуын ассызыклады, чөнки электән бу имтихан кәгазь төрдә тапшырылган. Фән алга таба бара, һәм ике-өч елдан соң чыгарылыш укучыларның барлык имтиханнарны да компьютерда тапшыруы ихтимал.
Читайте нас: