Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 13:49

Газ кертүгә сертификат кемнәргә бирелә?

Республикада аерым категория гражданнарның йортларына газ кертүгә сертификат бирү һәм аны түләү тәртибен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә үтте.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге дәүләт ярдәме һәм шул турыдагы документка кул куюы турында хәбәр итте.

– Безнең республиканың күп төбәкләренә газ үткәрелгән. Тик без халыкның газ үткән авылларда да аны йортларына кертмәвен ачыкладык. Сәбәбе – бу бик кыйммәт, башкарыласы барлык эшләр белән 150 меңгә барып баса. Матди яктан кытлык кичергән гаиләләр өйләренә газ кертә алмый. Шуңа күрә карар кабул иттек – газ кертүгә сертификатлар бирәчәкбез, – диде республика башлыгы.

Әлеге сертификатны Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр алырга хокуклы. Ул ике төрле – 60 мең һәм 100 мең сумлык сертификатлар булуын ачыклады. 11 ноябрьдән башлап Күп функцияле үзәк филиалларына һәм халыкны социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бөек Ватан сугышында катнашканнар; Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары; инвалидлар; инвалид балалары булган гаиләләр; күп балалы гаиләләр сертификатны алу хокукына ия. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм инвалидлар, шулай ук хәрби хәрәкәтләр инвалидлары 100 мең сум акча алуга исәп тота ала. Гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән азрак булса, йортка газ кертү буенча дәүләт ярдәменә хокукы булган башка гариза бирүчеләр дә иң зур сумманы алала.

– Сертификат алучы ниндидер сәбәп буенча билгеләнгән срокта үз хокукыннан файдалана алмаса, бу хокукны югалта, – дип аныкладылар Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Газ кертү мәсьәләсен хәл итү өчен документларны шәхсән үзең илтеп бирү (Республика халыкны социаль яклау үзәге филиалына, Күп функцияле үзәккә барып) яки почта аша җибәрү мөһим (салып җибәргәндә билгеләнгән бәя, салынган әйберләр исемлеге һәм тапшыру турында кәгазь булырга, почта буенча җибәрелгән гаризада һәм документларның күчермәсендә аны бирүченең имзалары нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш). Тагын бер вариант – электрон документлар рәвешендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки Башкортстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрергә була. Бу турыда төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында тулырак белергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: