Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2019, 15:49

Салымнарны ничек җиңел генә түләргә?

2018 ел өчен милеккә салымнары түләү вакыты җитте

Әгәр сезнең милектә фатир, машина, дача участогы бар икән, почта аша белешмә алгансыздыр да инде, шулай да,

«Дәүләт хезмәтләре»ндә яки Салым хезмәте сайтында бурычыгыз барлыгын-юклыгын тикшерү комачауламас. Моны икенче декабрьгә кадәр эшләргә кирәк.
Түләү ысуллары нинди?

— Теләсә кайсы банкка квитанция белән килеп.

— Банкларның мобиль кушымталары аша — исәптәге штрих-кодны яки qr-кодны санап.

— «Дәүләт хезмәтләре» сайты һәм кушымтасы аша.

— Рәсәй Федераль салым хезмәтенең «Салымыңны түлә», «Физик берәмлекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» онлайн-сервислары һәм «Физик берәмлекләр салымы» программасы ярдәмендә.

— Әгәр сезнең һәр салымны аерым түләп мәшәкатьләнәсегез килми икән, теләсә кайсы вакытта «бердәм салым түләве» кертә аласыз. Бу — кесә телефонына түләгән кебек – теләсә нинди сумманы кертегез, ә оператор аны исәпләр буенча үзе бүләчәк — бу смс өчен, бу интернет өчен (безнең очракта — машина яки фатир өчен). Иң уңайлысы исә — Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет» аша бердәм түләү кертү. Бу очракта аванс түләве башта, әгәр алар бар икән, бурычларны һәм пеняларны каплатуга, аннары – милек салымнарын түләүгә китәчәк.
Быел нинди яңалыклар бар?

— Белешмә кәгазенең формасы үзгәрде. Беренчедән, элек анда сезнең барлык милкегезне дә язалар иде, хәзер салым түләргә кирәк булганнарын гына теркиләр. Әгәр, әйтик, транспорт салымы буенча 100 процент ташлама белән файдаланасыз икән, бу белешмәдә автомобиль күрсәтелмәячәк. Икенчедән, аерым квитанция булмаячак — салымнарны тиз арада түләү өчен реквизитлар, штрих-код һәм QR-код белешмәнең үзендә биреләчәк.

— Хәзер дәүләт сезгә узган еллар өчен җир һәм милек салымын яңадан арттырып исәпләмәячәк, ә җир салымы, узган ел белән чагыштырганда, 10 проценттан да күбрәк артмаячак.

— 10 ел дәвамында (ягъни, 2008 елда һәм элегрәк) йортны төзеп бетермәгән яки аңа милек хокукын рәсмиләштермәгән шәхси торак төзелеше өчен участок хуҗалары гына искәрмә булып тора. Алар салымны икеләтә күләмдә түләячәк.

— Рәсәйнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы өч миллион сумнан кыйммәтрәк булган затлы җиңел автомобильләрнең яңа исемлеген бастырды. Мондый автомобильләр хуҗалары, машина бәясенә карап, югары коэффициент — 1,1дән 3кә кадәр булган транспорт салымын түләячәк.

— Әгәр машинагызны урлап киткән булсалар, аны сезгә кайтарып биргәнче яки эзләүдән туктаганчы аның өчен салым түләмәячәксез. Шулай ук җимерелгән һәм юкка чыгарылган биналар өчен дә салым түләргә кирәкмәячәк.

— Күп балалы ата-аналар өчен яңа ташламалар булдырылды. Алар алты сутый җир участогы, һәр бала өчен җиде квадрат метр торак йорт, бишәр квадрат метр фатир яки бүлмә өчен, шулай ук 150 ат көченнән артык булмаган автомобиль өчен (яки 125 ат көченә кадәр автобуска) транспорт салымы түләмәскә мөмкин.

Мәсәлән, гаилә өч бала тәрбияли, 100 квадрат метр мәйданлы шәхси йортта яши, 20 сутый участогы һәм ике автомобиле бар. Быелдан башлап, ташламаларны исәпкә алып, гаилә түбәндәгечә салым түләячәк:

Йорт өчен —100 - (7х3) = 79 квадрат метр

Участок өчен — 20-6 = 14 сутый

Бер автомобиль өчен — ноль сум, икенче автомобиль өчен — тулы күләмдә. Нинди машина өчен түләргә гаилә үзе сайлый.

— Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 150 ат көченә кадәр булган бер автомобильгә 100 процент ташлама инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә дә бирелә.
Ни өчен түләүләр күләме төрле?

Транспорт салымы күләме гади генә исәпләнә — бер «ат көче»нең анык бәясе бар, двигательнең егәрлеге машина документларында языла, берсен икенчесенә тапкырлыйбыз да түләү күләмен алабыз. Өстәвенә, ягулык төре дә исәпкә алына – газда йөрүчеләргә зур ташлама бирелә.

Җир, йортлар һәм фатирлар белән арифметика бераз катлаулырак. Салым күләме «кадастр бәясе»ннән чыгып исәпләнә. Биредә бик күп параметрлар исәпкә алына – торакның «яше» дә, тузу дәрәҗәсе дә, районның уңайлылыгы да, кат та һәм хәтта фатирның урнашуы да.

Практикада бу «хрущевка»да ике бүлмәле фатир хуҗалары шәһәр читендә — бер хак, нәкъ шундый ук фатирда шәһәр үзәгендә һәм үзәк катта яшәүчеләр — икенче хак, шушы ук йортта, ләкин почмакта һәм соңгы катта урнашкан фатирда яшәүчеләр өченче хак түләячәк дигән сүз. Күрше ике җир участогының мәйданы тигез булса да, салым күләме сизелерлек аерылып торырга мөмкин.

Үз фатирыңның яки йортыңның кадастр бәясен rosreestr.net сайтында белергә була. Әгәр дә сез аның белән килешмисез икән, бәйсез бәяләүчеләрне ялларга һәм Росреестр саннарына судта дәгъва белдерергә хокукыгыз бар.

Моннан тыш, милекчеләрнең берсендә ташламалар булуы яисә узган еллар өчен артык түләве ихтимал, автомобильләрнең двигательләре төрле модификациядә булырга мөмкин. Вариантлар бик күп, шуңа һәр очракны аерым карарга кирәк.

Ставкалар күләме дә төрле шәһәр һәм районнарда төрлечә! Сезнең шәһәр-райондагы ставканы www.nalog.ru/rn02/service/tax/ сылтамасы аша кереп белергә мөмкин. Менюда үзегезнең шәһәрне яки районны һәм 2008 ел салым чорын сайларга кирәк. Шунда ук сезнең муниципалитетта булган ташламалар хакында да белергә мөмкин.

Әгәр дә сез салымны вакытында түләмисез икән, 3 декабрь иртәсендә үк бурычлы категориясенә керәчәксез һәм сезнең бурычка көн саен пенялар исәпләнәчәк. Хәзер закон буенча бу көнгә — 0,025 процент. Әйтик, әгәр бурычыгыз 1000 сум икән, димәк, пеня көнгә 25 тиен яки аена 7,5 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бурычыгыз суммасы 10 мең сумнан артык икән, сез аны тулысынча капламыйча чит илгә чыга алмаячаксыз.
Читайте нас: