Чишмэ
-4 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
2 Ноября 2019, 07:20
Бердәмлектә – көч!
Дүшәмбе, 4 ноябрьдә, Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә.
Ул 2005 елдан башлап бәйрәм ителә.
Халыклар бердәмлеге көненең тарихы 1612 елның 4 ноябрендәге героик вакыйгаларына барып тоташа. Сәүдәгәр Кузьма Минин һәм гаскәр башлыгы Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүдән поляк интервентларын куып чыгара. Шуннан соң гаугалы заман дип аталган чор тәмамлануга бара башлый.
Рус халкы чит ил баскынчыларыннан үз Ватанын коткарып калу хакына берләшә. Үзенең героик көрәше нәтиҗәсендә дәүләтчелеген саклап кала. Ватан өчен шундый авыр көннәрдә халыкта батырлык, тугрылык, туган ил хакына гомерен дә кызганмау кебек сыйфатлар калку гәүдәләнә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим