Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 12:08

Йомгак ясалды, план билгеләнде

Башкортстанда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы-2020 (ППМИ) бәйгесе башланды, бу проектта катнашучылар елдан-ел арта.

Шәһәр округлары һәм районнарның авыл биләмәләре торган саен ешрак бәйгедә катнашырга теләк белдерә. Бу программаның төп максаты – гражданнарны урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә, үзенең кече туган ягының инфраструктурасын үстерүгә җәлеп итү. Халык проектта катнашып тәү чиратта хәл ителергә тиешле мөһим проблеманы үзе сайлый.

– Чишмә районында да ППМИ-2020 тормышка ашырыла башлады, барлык авыл һәм шәһәр биләмәләре анда катнашуга ризалык бирде. Әлеге вакытта халык катнашлыгында җыелышлар үтә, – дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы урынбасары, Финанс идарәлеге начальнигы Марат Вәлиев.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ППМИ-2020дә берникадәр үзгәрешләр бар. Беренчедән, хәзер алдан үткәрелгән җыелышларга килгән халык саны гына исәпкә алына, ә үткән елларда халыктан сорашу кәгазьләре дә исәпләнә иде. Шуңа күрә, иң күп балл алу өчен беренче җыелышта халыкның кимендә 50%ы килгән булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, иң күп балл алучылар гына бәйгедә сайлап алу үтә. Икенчедән, халыктан һәм иганәчеләрдән өстәмә финанслау күләме 15тән 10 процентка кимеде.

Проектны тормышка ашыруның мөһим шарты – халыкның барлык этапларда: проектны сайлау буенча җыелышларда катнашуы, акчалата һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, инициаторлар төркеме эше.

Чишмә районында ППМИ-2019 Чишмә районында бәйгедә сайлап алуда катнашуга 15 проект тәкъдим ителде (бер проект дәүләт экспертизасы үтмәде). Бәйге йомгаклары буенча беренче турда 15 проектның 10сы гына үтте. Проектны тормышка ашыруга күздә тотылган гомуми сумма 9116,1 мең тәшкил итте, шуларның 5757 мең сумы – республика бюджетыннан субсидияләр, 2126,1 мең сумы – халык һәм иганәчеләр тарафыннан өлеш. Бәйгедән үткән өч проект Алкин һәм Ярми авыл биләмәләре һәм Чишмә поссоветында суүткәргеч челтәрләр һәм су башняларын ремонтлауны, ике проект Боголюбовка (Ар авыл биләмәсе) һәм Бабик (Караякуп авыл биләмәсе) авылларында юлларны агымдагы ремонтлауны күз уңында тотты.

Проектларда Ибраһим авылының административ бинасын, Алкин-2 авылында «Әкият» балалар бакчасын капиталь ремонтлау, Енгалыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлне үзгәртеп кору, Бәрсүәнбашта (Новотроицкий авыл биләмәсе) зиратны зурайту һәм койма тоту, Дурас авыл биләмәсендә янгын сүндерү машинасына тагылма алу билгеләнде.

Өч проект икенче турга үтте. Шуларның икесе буенча Дмитриевка һәм Чувалкип авыл биләмәләрендә суүткәргеч челтәрне һәм су башняларын ремонтлау планлаштырылды, тагын берсе Арслан авылында койманы алыштыру белән зиратны тәртипкә китерүгә юнәлдерелде. Икенче тур проектларын тормышка ашыруга 3133,9 мең сум (республика бюджетыннан – 2204,9 мең сум, халыктан һәм иганәчеләрдән – 602 мең сум) акча бүленде.


Безнең белешмә

Башкортстан Республикасы буенча ППМИ-2019 барышында 914 заявка төзелде, җиңүчеләр – 759. Субсидияләрнең гомуми күләме – 500 млн сум (шәһәр округлары бәйгесе – 162,43 млн сум, муниципаль районнар һәм поселоклар бәйгесе – 336,93 млн сум), 2020 елдагы ППМИга да шулкадәр акча бүленәчәк. Мәгариф учреждениеләре буенча 212 проект, юлларны ремонтлау буенча 134 проект бәйгедә сайлап алынды, тагын 79ы ял итү һәм мәдәният өлкәсендә чаралар үткәрүне күз уңында тота.
Читайте нас: