Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 22:15

Республика укучыларына «Киләчәккә билет»

Тугызынчы–унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 70 проценты диярлек киләчәктә үзләре эшләячәк һөнәрне аңлап сайламый.

Узган елда «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш проекты барышында үткәрелгән тест нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бу турыда журналистларга һөнәри фестивальдә «Яшь һөнәриләр» берлеге проектын тормышка ашыру буенча департамент директоры Евгения Кожевникова хәбәр итте. – Узган елда балаларга һөнәр сайларга ярдәм итүче, һөнәр турында укып кына түгел, ә үз күзләрең белән күреп, үзеңә ошыймы-юкмы икәнен белү өчен эшләп карарга мөмкин булган «Киләчәккә билет» проекты башланды. Без таләп ителгән һөнәрләрне өйрәнергә мөмкинлек бирүче электрон ресурс булдырдык, үз эшләре турында сөйләүче яшь һөнәриләр турында видео төшердек, – дип сөйләде Евгения Кожевникова.

Әйткәндәй, тестны һәркем үтә ала – моның өчен bilet.worldskills.ru сайтына керергә кирәк.

Фестивальдә укучылар үз сәләтләрен бәяли һәм сигез темага караган эштә катнаша алды, менә алар: «Сәламәтлек», «IT һәм коммуникацияләр», «Яңа материаллар/Яңача җитештерү технологияләре», «Авыл хуҗалыгы», «Хәвефсезлек технологияләре», «Туризм», «Акыллы шәһәр/Шәһәр мохите», «Нефть-газ эше». Биредә нинди генә белгечлекләр юк иде! Сәнәгать хәвефсезлеге буенча белгеч, кием модельеры, шәфкать туташы кебек һәркемгә таныш булган һөнәрләрдән башлап, компьютер криминалисты, электромагнит нурланышлар буенча эксперт, химик кушылмалар дизайнеры, ГМО-агроном кебек өр-яңа белгечлекләр бар иде.

Укучылар экспертлар белән берлектә теге яки бу белгечлек буенча мәсьәләләрне хәл итүгә караган биремнәрне эшләделәр. Фестиваль барышында шулай ук педагог-навигаторларны укыту оештырылды.

– Һөнәрләр даими үзгәреп тора, бик күп яңа эшләр барлыкка килүен күрәбез. «Киләчәккә билет» проекты әлеге яңалыкларны үз күзең белән күреп аңларга ярдәм итә, – дип билгеләде «Яшь һөнәриләр» берлегенең генераль директоры урынбасары Дмитрий Глушко.

Раевкадан унберенче сыйныф укучысы Илфат Әхмәтҗанов үзен берничә илдә экскурсия турлары оештыручы белгеч ролендә сынап карарга булды. Мәктәптә ул сыйныфташлары белән һөнәри юнәлеш буенча тест үткән, ул туризмны аңа туры килүче бер юнәлеш буларак күрсәткән. Егет фестивальдә үзенең «хезмәттәшләре» белән кызыклы маршрут төзергә тиеш булды.

– Экскурсовод һөнәре кызыклы кебек тоелды, кешеләр белән аралашырга яратам. Яхшы белгечләр бер урында тормый, белемнәрен даими арттыра, күп укый, – ди Илфат. – Әти-әни белән Төркиядә, Туниста булдым, гидларның ничек эшләвен күрдем. Республика буенча да сәфәрләр оештырырга мөмкин, бездә дә кызыклы һәм үзенчәлекле урыннар бар, – ди Илфат.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: