Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 14:10

Гемодиализ гомер бүләк итә

Хәзер табиблар еш кына бөерләрнең хроник җитешсезлеге (ХПН) дигән диагноз куя.

Пациентлар моны хөкем карары кебек кабул итә, чөнки бөерләр – ул кешенең иң мөһим органнарының берсе.

Әмма хәзерге заманда үсеш алган медицина ярдәмендә әлеге чир белән дә яшәү мөмкинлеге барлыкка килде. Гемодиализ шундый мөмкинлекләрнең берсе булып тора. Әлеге процедура барышында кан «ясалма бөер» аппараты ярдәмендә агулы матдәләрдән чистартыла һәм чамадан тыш артык сыеклыктан аралана. Бөерләрнең хроник җитешсезлеге белән авырган кешеләргә әлеге процедураны гомер буена атнага өч тапкыр үтү мөһим.

Чишмә поселогында гемодиализ үзәге бар, әйткәндәй, 2019 ел йомгаклары буенча ул төбәктәге иң яхшы гемодиализ үзәкләренең берсе булып тора.

– Безнең үзәк биш ел дәвамында уңышлы эшләп килә, үзәккә дәваланырга йөрүче пациентлар, авыруларына карамастан, тормыш сөючән, спорт белән шөгыльләнә һәм актив эшли. Бөерләрнең хроник җитешсезлеге белән авырган һәр пациент, теләге булса, үзәккә һәм өенә кадәр илтеп куела. Алар тоз, кальций һәм фосфорлы азыклар куллануны чикләүдән тыш кырыс диета тотмый, – дип сөйләде гемодиализ бүлеге мөдире, табиб Ирина Галиева.

Чишмәдә диализ үзәге 2014 елның ноябрендә, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында ачылды. Ул бөерләрнең хроник җитешсезлеге белән авыручыларны халыкара дәвалау стандартына ярашлы заманча җиһазлар, шулай ук Япониядә җитештерелгән «ясалма бөер» аппаратлары белән тәэмин ителгән.

– Чишмә гемодиализ үзәгендә эшләүче табиблар һәм хезмәткәрләр пациентларга карата игътибарлы мөнәсәбәттә. Шуңа да аларга хөрмәтебез зур, – дип үз фикере белән уртаклашты Гыйндулла Мөхәррәмов.

Бөерләрнең хроник җитешсезлеге ничә яшьтә булуга карамый һәм гамәлдә һәр авырудан соң, агуланганда, имгәнгәндә, пешкәндә барлыкка килергә ихтимал. Шикәр диабеты, кан тамырлары авырулары булганда аеруча хәвеф бар. Кешенең тормыш рәвеше турыдан-туры бөерләр эшенә йогынты ясый, чөнки төп йөкләнеш нәкъ әлеге органнарга төшә.

– Бу куркыныч чир барлыкка килү ихтималлыгын киметү өчен спорт белән шөгыльләнегез, начар гадәтләрегезне ташлагыз, иң мөһиме, табибка даими күренегез, – дип киңәш бирә Ирина Вәдүт кызы.
Читайте нас: