Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 14:29

Штандарт Бүздәккә тапшырылды

Чишмә Мәдәният сарае сәхнәсендә күршеләр спектакль куйды

25 октябрьдә Чишмә Мәдәният сарае сәхнәсендә Бүздәк районы вәкилләренә «Рәсәйдә театр елы» фестиваль-марафон штандартын тапшыру тантанасы булды.

Фестиваль-марафон эстафетасын тапшыру өчен сәхнәгә Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин чакырылды.

– Агымдагы 2019 ел Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән Театр елы дип игълан ителде, һәм ел дәвамында театрларны популярлаштыруга, Рәсәй театрының күркәм традицияләрен саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үтә, – диде үз чыгышында Илдар Фәүзи улы.

Бүздәк вәкилләре булып шул районның мәдәният бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Айгөл Әхмәтова һәм район Мәдәният сараеның методика кабинеты мөдире Гүзәл Галләмова сәхнәгә күтәрелде.

– Районнарда Театр елы барышында авыл биләмәләре һәм район үзәгендәге предприятиеләр арасында штандарт тапшыру белән фестиваль-марафон бара. Бүген без сезгә үзебезнең, Әмир авылы Мәдәният йортының, халык театры актерлары чыгышын тәкъдим итәбез, – диде Гүзәл Галләмова.

Чишмә тамашачылары драматург Туфан Миңнуллинның «Кияүләр» комедиясен яратып карадылар. Актерларның уенын кызыксынып, елмаеп персонажларның хәленә кереп күзәттеләр. Тамаша тәмамланганнан соң аларны көчле алкышларга күмделәр, «афәрин» дигән хуплау сүзләре яңгырады.
Читайте нас: