Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 12:05

Кулланучылар берлеген кем таркатырга тырыша?

Быел җәй «Башкортстан кулланучылар берлеге» рәисе алышынды.

Бу вазифага Фиял Байтеряковны куйдылар. Бәлки шулай туры килгәндер, әмма шуннан соң бер-бер артлы күңелсез хәлләр башланды, әйтерсең лә яңа җитәкче кемнеңдер юлына аркылы төште. Әле мессенджерларда аңа каршы язалар, әле район кулланучылар кооперациясе милеген тараталар, бу «Башкортстан кулланучылар берлеге»ндәге гомуми хәлгә начар йогынты ясый.

«Башинформ» агентлыгы Фиял Байтеряков белән бәйләнешкә кереп, бу турыда тулырак мәгълүмат белдек.

«Башкортстан кулланучылар берлеге» Советы әгъзаларының берсе законсыз гамәлләр, алдау юлы белән Чишмә районы пайчыларының күбесен оештыручылар составыннан чыгарган. «Башкортстан кулланучылар берлеге» үзе дә уйлап табылган сәбәп белән исемлектән чыгарылган, янәсе без 5200 сум күләмендә пай взносы түләмәгән. Чынында исә, бухгалтерия бу взносны тапты – ул күптән түләнгән. Әмма «иптәшләр» төркеме башка предприятиене теркәргә өлгергән. Шуннан соң, райондагы 50дән артык объект дүрт-биш кеше кулына күчкән. Хәзер тиешле органнар бу хәлне ачыклау белән шөгыльләнә. Без көтәбез һәм пайчылар милеген кире кайтара алырбыз һәм элекке режимда эшләрбез, дип ышанабыз», – дип хәбәр итте Фиял Байтеряков.

«Башкортстан кулланучылар берлеге» җәмгыятенең юридик бүлеге начальнигы Ренат Гайсин «Башкортстан кулланучылар берлеге» җитәкчелеге буенча Совет җавап бирә – аның составында җиде кеше, дип белдерде.

Аларның берсе, мәсәлән, кооператив институтка һәм техникумга җитәкчелек итә. Тик тиздән прокуратураның судка мөрәҗәгать итүе һәм уку йортларын аккредитацияләүне туктатырга таләп итүе ихтимал. Советның башка әгъзасы – Чишмә кулланучылар җәмгыяте рәисе.

«2019 ел башында ул Чишмә районында башка кулланучылар җәмгыятен оештыру процедурасын башлый. «Башкортстан кулланучылар берлеге» райондагы тәүге кулланучылар җәмгыятен оештыручы булып тора һәм 2200 пайчы – ул Чишмә районында яшәүчеләр. Әмма бу мәсьәлә буенча бернинди пайчылар җыелышы үткәрелмәгән, ә менә кәгазьләр буенча ул янәсе, үткән. Хәтта яңа кооператив булдыру карары кабул ителгән, анда элекке кулланучылар кооперативының барлык күчемсез милеге күчерелгән, ә иске кооперативны бетерү хәл ителгән – моның өчен документлар тапшырылган. Моннан тыш, июльдә кооператив Уставы үзгәртелгән. Элекке редакциядә мондый гамәлләр «Башкортстан кулланучылар берлеге» белән килешенергә тиеш дигән пункт булган. Бу пунктларны алар документтан алып ташлаганнар һәм килешүләрсез генә эш иткәннәр, – дип аңлатты юрист. – Без пайчылар белән очрашабыз, әмма җыелыш үтү, шулай ук үзләренең яңа кулланучылар җәмгыятендә пайчылар булып тормавы турында да беркем белми. Без алар исеменнән судка дәгъва язабыз. Район кулланучылар кооперациясе рәисе эшләгән барлык килешүләр белән риза булмавыбызны белдерәбез. Беренчедән, милекне башка кооперативка күчерү, икенчедән, Чишмәнең иске кулланучылар җәмгыятен бетерү процедурасын башлау буенча».

«Башкортстан кулланучылар берлеге»нең төп бурычы – пайчыларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, Ренат Гайсин сүзләренә караганда, гамәлдән чыгарылган күчемсез милек объектлары – ул Чишмә районы территориясендә дистәләгән «кулланучылар берлеге» кибетләре. Әлеге вакытта пайчылар дивидендларсыз гына түгел, милексез дә калды.

«2200 пайчы пайларын югалтты, чөнки яңа предприятие оештырылган, ә аның составында алар юк. Бу хәл турында күпләре хәтта белми дә», – диде ул.

Моннан тыш, мессенджерларда «Башкортстан кулланучылар берлеге» җәмгыятенә кергән Дим сәүдә базасына бәйле хәлләр «куертыла». Бу аудитор тикшерү билгеләнгән зур кулланучылар җәмгыяте. Алдан билгеле булуынча, тикшерүчеләргә каршылык күрсәтелгән. Шулай булуга карамастан, документларның бер өлешен алып булган, арытаба закон бозулар ачыклана башлаган. Электән «Башкортстан кулланучылар берлеге» тирәсендә «тупланган», элекке җитәкчелеккә якын торган затлар мессенджерларда төркемнәр булдыра һәм оешманың яңа җитәкчесе янәсе, кооператив милеген тартып алачак дигән мәгълүмат тарата. Күрәсең, берничә кеше калганнарны аларга каршы котыртырга булган.

«Мин әлеге хәлгә фәлсәфәче кебек карыйм. Әйе, кешеләргә ошамый: алар я милеккә хуҗа булганнар, я ел саен чыгымнар ясаганнар, шул ук вакытта аларның байлыгы бертуктамый арткан. Без отчет таләп итәбез, ә алар төрле сәбәпләр белән аудиторларны Дим базасына кертми. Без эшләр торышына тикшерү үткәрү таләп иттек, ә алар һөҗүмгә күчәргә булды: минем урынга башканы сайлау өчен Совет җыярга, оешма вәкилләре җыелышы үткәрергә телиләрдер. Бүгенге хәлләр менә шундый, – диде Совет рәисе. Без үз алдыбызга кулланучылар кооперациясен үстерү бурычын куйдык. Башкортстан Башлыгының беренче указында да шул турыда сүз бара: ниһаять, күп еллардан соң республика кулланучылар кооперациясенә ярдәм итү турында белдерде, чөнки бу республикада яшәүче авыл халкының 40%ына кагыла». «Башкортстан кулланучылар берлеге» агымдагы елның августыннан аудит үткәрә башлады, барлык зур предприятиеләрдә тикшерүләр үтте.

«Республиканың бу тармакта куәте булуын, шул ук вакытта омтылыр һәм төзәтер урыннар да булуын беләбез. Шундый фактлар ачыкланды. Соңгы өч елда 165 объект төрле структураларга һәм физик затларга сатылган. Дим базасына килгәндә исә, әлегә анда тикшерүчеләрне кертергә теләмиләр. Димәк, куркырга һәм яшерергә сәбәп бар», – дип сүзенә йомгак ясады Фиял Байтеряков.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: