Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2019, 11:42

Кызу мәсьәлә

Башкортстанда яшәүчеләр җылылык өчен яңа кагыйдәләр буенча түләячәк

Экспертлар белән берлектә әлеге яңалыкка бәйле иң көнүзәк сорауларга җавап бирәбез
Күпме кулланабыз — шулкадәр түләячәкбез

Быел октябрьдән Башкортстанның барлык шәһәрләре һәм районнары җылылык өчен яңача түләү ысулына — «1/8» схемасына күчә. Хәзер без җылылык өчен ел әйләнәсенә түгел, ә ягып җылыту сезонында, ягъни сигез ай гына түләячәкбез. Башкача әйткәндә, кышын торбалар кайнар булганда — түлибез, җәен түләмибез. Түләү гомумйорт счетчигы күрсәткече буенча исәпләнәчәк. Башкача әйткәндә, бер ай эчендә чынында күпме кулланганны һәм күпме түләргә кирәклеген күреп булачак.

Төбәк халкы яңача квитанцияләрне октябрьдә үк алачак, ә яңа кагыйдәләр буенча исәп-хисап ясау җылылык бирелгән көннән, ягъни 23 сентябрьдән башланачак.
Җылылык кыйммәтләнмәячәк

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Шәңгәрәев белдерүенчә, түләүләр күләме сезонга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Көзен һәм кышын алар якынча 50 процентка артачак (ягъни коммуналь хезмәтләр өчен барлык түләүләр якынча 20 процентка), ә җәен, торбалар җылытмаганда, түләргә кирәкмәячәк. Гомумән алганда исә, еллык түләүләр шул ук күләмдә калачак.

Мисалда карыйбыз. Әйтик, әле сез җылылык өчен аена дүрт мең сум түлисез, бу — елына 48 мең сум. Октябрьдән башлап сез аена алты мең сум түләячәксез, ләкин сентябрьдән апрельгә кадәр генә. Җәен «җылылык» графасында ноль торачак. Нәтиҗәдә шул ук 48 мең сум килеп чыга.
Әле булган схеманың җитешсезлеге нидә?

Әле без «исәпләнгән норматив» буенча түлибез. Түләү күләмен болай исәплиләр: узган елда булган йорт чыгымнарын алалар һәм 12 айга бүләләр. Күпме килеп чыга, кешеләр шулкадәр түли дә.

Бу ысулның «йомшак урыны» шунда — түләү күләме кышның җылы яки салкын булуына бәйле. Эш шунда, җылылык белән тәэмин итүче елга бер тапкыр җылылык өчен түләүне яңадан исәпләргә тиеш. Узган кыш җылы булган икән, исәп-хисап кулланучы файдасына килеп чыга һәм безгә акчаның бер өлешен кире кайтаралар. Салкын булган икән, кешеләр өстәп түләргә тиеш була. Әйтик, быел гыйнвар азагында Күмертауда җылылык өчен түләүне яңадан исәпләгәннән соң күп кенә кешеләр биш мең сумга якын бурычлы булып калган. Яңа схемага күчкәч исә бернинди дә яңадан исәпләү булмаячак – күпме алдык, шулкадәр түләдек.

Әйткәндәй, ел буе иске схема буенча түләгәнлектән, 2020 елның беренче кварталында милекчеләргә 2019 ел өчен түләүне яңадан исәпләячәкләр. 2021 елдан тулысынча 1/8 яңача түләү ысулына күчкәннән соң төзәтмәләр кертү кирәк булмаячак.
Яңа схема нәрсә белән отышлы?

Беренчедән, ул — гадел. Сез икенче торакка күчәргә, фатир сатып алырга яки алыштырырга мөмкинсез һәм теләсә кайсы очракта да, күпме куллануыгызга карап, үзегез өчен генә түләячәксез.

Икенчедән, алда әйтелгәнчә, җәен җылылык өчен түләргә туры килмәячәк һәм бернинди өстәмә түләү белән яңадан исәпләү булмаячак.

Хокук яклаучы, «Уфасити.ми» милекчеләр хокукларын яклау үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вадим Беляков болай түләү уңайлырак һәм моның «плюс»лары күбрәк, чөнки исәп-хисапта үтәкүренмәлелек арта, дип саный.

— 1/12 схемасы буенча идарәче компания ел саен түләүләргә төзәтмәләр кертергә һәм яңадан исәп-хисап ясарга тиеш, әмма чынлыкта алардан моны даими таләп итәргә туры килә иде. Йортларда исәпләгечләр куелса, тиешле контроль булганда, йортта яшәүчеләр җылылыкның күпме кулланылуын үзләре үк ачыктан-ачык күрә алачак, — ди ул.

Рәсәй Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары, Уфаның элекке мэры Павел Качкаев белдерүенчә, халык вакытында түләмәү сәбәпле, җылылык белән тәэмин итүчеләр кышын ягулык сатып алу өчен кредитлар алырга мәҗбүр. Ә бу йортларда яшәүчеләр өчен җылылыкның үзкыйммәтенә тәэсир итә.

— Рәсәй төбәкләренең күпчелеге әлеге схемага күчте. Аның төп өстенлеге — кешеләр үз йортлары буенча чыгымнарны ел азагында өстәмә түләргә кирәк булгач түгел, ә шунда ук күрә, — ди эксперт.
Ташламалар саклана

Яңа схемага күчкәч тә хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык ташламалар һәм өстәмәләр дә сакланачак, әмма сезонга карап аларга төзәтмә кертеләчәк. Ягъни кышын, түләү бераз югарырак булганда, компенсацияләр күләме дә артачак, ә җәен, шуңа ярашлы, кимеячәк. Исегезгә төшерәбез, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «чернобыльчеләр», хезмәт ветераннары, күп балалы аз керемле гаиләләр айлык акчалата компенсацияләргә хокуклы.

Әһәмияте буенча икенче түләү — керемнәре түбән булган гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия. Субсидия күләмен махсус эшләнгән онлайн-калькуляторда түбәндәге адрес буенча үзаллы исәпләргә мөмкин: http://rcspn.mintrudrb.ru/housing-subvention-calculator.

Фатирда салкын булса, кая мөрәҗәгать итәргә?

1. Идарәче компаниягезгә (ИК) шикаять белән мөрәҗәгать итегез. Заявка номерын, вакытын һәм аны кабул иткән диспетчерның исем-фамилиясен язып алыгыз. Торак хезмәтләре ике сәгать эчендә тиешле чара күрергә тиеш.

2. Әгәр ИК хезмәткәрләре килгән икән — фатирдагы температураны үлчәп ике нөсхәдә акт төзегез. Бер күчермәсен ИК хезмәткәрләре үзләренә ала, икенчесе сездә кала! Актның бер күчермәсе мотлак сездә калырга тиеш, аннан башка нәрсәдер исбатлау мөмкин түгел.

3. Әгәр ике сәгать дәвамында берәү дә килмәгән икән — өч күршегезне чакырыгыз һәм ирекле рәвештә акт төзегез. Анда шул көнне шул вакытта заявка бирүегезне, ике сәгать эчендә берәү дә килмәвен язып, нинди градусник ярдәмендә температураны үлчәвегез һәм һәр бүлмәдә нинди күрсәткечләр булуын күрсәтегез. Актта датаны, вакытны, аны кем төзегәнен күрсәтегез, ИК хезмәткәрләре килмәвен языгыз. Аңа мотлак рәвештә өч кеше кул куярга тиеш!

4. Актның күчермәсен идарәче компаниягә почта яки сайт аша җибәрегез. Аларның җылытуга бәйле хәлне төзәтүен көтегез.

5. Хәлләр үзгәргәннән соң, ИК хезмәткәрләре температура нормада дип ике нөсхәдә акт төзергә тиеш. Шуннан соң гына заявка үтәлгән дип санала.

6. Моннан соң янә идарәче компаниягә хат языгыз, сез беренче шалтыратканнан алып соңгы акт төзелгән вакытка кадәр «Җылылык» хезмәтен сыйфатсыз күрсәткәннәре өчен яңадан исәп-хисап ясауны таләп итегез.
Читайте нас: