Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2019, 16:45

ОРВИны дөрес дәвалау

Вируслы авырулар махсус дәвалау таләп итми һәм берәр атнадан соң үзе бетә.

Тик өзлегүләр булмаган очракта. Ә аларны булдырмас өчен бала авырый башлау белән ятып торырга тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк витаминлы җылы эчемлек (җиләк морслары, компот) эчертегез. Бүлмәдәге һава чиста һәм дымлы булсын. Табигый дарулар (температура һәм авыртудан әнис мае, ютәлдән татлы тамыр (солодка) экстракты) һәм иммун системасын саклау өчен табигый иммуностимуляторлар бирегез. Башка даруларны бары тик табиб кушуы буенча гына эчертегез. Мәсәлән, 15 яшьтән кечерәк баланың температурасы төшсен өчен аспирин бирсәгез, Рея синдромы барлыкка килергә мөмкин. Бу исә бавырны һәм баш миен зарарлый. Ә анальгин кайбер илләрдә бөтенләй тыелган... Тамырларны кыса торган тамчылар һәм спрейларны 2–3 көннән дә озак кулланырга ярамый. Артык күп кулланганда медикаментоз ринит булырга мөмкин. Әгәр баланың тән температурасы югары икән, шундук табиб чакыртырга кирәк.
Читайте нас: