Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2019, 12:43

Яңа ел айнык үтсен

Исерткеч эчемлекләрне яңа ел бәйрәмнәрендә сатуны чикләү темасына фикер алышулар ешайды.

Һәрвакыттагыча, «Дөрес, күптән кирәк иде, алайса бәйрәм көннәрдә урамнан йөрергә дә куркыныч», дип моны хуплаучылар да, «Коры закон» булганы бар инде, файдасы булдымы соң...» дип каршы килүчеләр дә табылды.

Барысы да дүшәмбе, республика Хөкүмәтендәге киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаганнан соң, башланды.

– Бездә каникуллар ун көн дәвам итә. Күп гаиләләр айнымыйча эчә. 31е көнне үк башлаячаклар, һәм аннары гыйнварда аларны эшкә «җыеп алырга» туры киләчәк. Криминаль хәл начараер. Шушы ун көндә хәмер сату җәһәтеннән анык чаралар күреләчәк. Бу чара популяр түгел, ләкин сабантуйларда, кайбер бәйрәмнәрдә кулланылган тәҗрибәбез моның нәтиҗәле булуын күрсәтте. Әлбәттә, без халыкны бөтен бәйрәмнәрдә дә алкогольсез калдырмасбыз, ләкин ничек дөрес эш итү турында уйларга тиешбез. Миңа тәкъдимнәрегезне әйтегез, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, яңа ел каникулларында кешеләр спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп ителергә тиеш.

Бу башлангычны депутатлар да күтәреп алды – парламентарийлар яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның хәмер куллануын чикләү буенча чаралар планы эшләргә ниятли. Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренә караганда, «барысы да тәртипле генә бәйрәм итә белми», күп вакыт бу начар сөземтәләргә китерә:

– Халыкның билгеле бер категориясендә бәйрәмдә мотлак алкоголь кулланырга дигән фикер яши. Бу «традиция» күптән бар. Шул ук вакытта җәмгыятьтә кире тенденция – сәламәт яшәү рәвешенә омтылу күзәтелә. Аны хупларга, яңа ел бәйрәмнәрендә спорт һәм мәдәни ял итү мөмкинлекләрен киңәйтергә, күпчелек халыкны җәлеп итәргә кирәк. Икенче яктан, бу көннәрдә спиртлы эчемлекләрне ирекле сатуны чикләү өчен республика законнарына үзгәрешләр кертергә мөмкин, – дип билгеләде Константин Толкачев.

Дәүләт җыелышы әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр кабул итә башлады да инде. Аларны парламент сайтында да калдырырга була.

Республикада әлеге вакытта алкоголь сатуны чикләүгә бәйле законнар гамәлдә. Мәсәлән, соңгы кыңгырау һәм сабантуй узган көннәрдә, Яшьләр көнендә, 1 сентябрьдә хәмер сату тыела. Республика халкы бу чараларны уңай кабул итте, аларны куллану тәҗрибәсе күмәк халык катнашлыгында үткәрелгән чараларда җәмәгать тәртибенең сизелерлек яхшыруын күрсәтте.

Фото: Bash.News
Читайте нас: