Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 17:35

Матур бию өчен – төбәк башлыгыннан бүләк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров иң матур башкорт биюе өчен бүләк вәгъдә итте.

Төбәк җитәкчесе шул рәвешле Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле тарафыннан игълан ителгән флешмобны хуплавын белдерде.

Проектта катнашу өчен башкорт биюенең бер өлешен биергә һәм аны #танцуюбашкирскийтанец, #учубашкирскийтанец хэштеглары белән Интернетка куярга кирәк.

– Безнең яшьләр илнең һәм дөньяның танылган урыннарында бию модасы алды. Миңа калса, алар берәүгә дә комачауламый... Киресенчә, кешеләр шатлана һәм аларны фотога төшерә. Әйдәгез, республикадан читтә дә, үзебезнең төбәктә дә, әмма Башкортстаннан читтә яшәүче кунак белән иң матур башкорт биюен башкарыйк. Бер-ике айдан соң шәхси призымны тапшырачакмын! Сылтамалар җибәрегез! – дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Әйткәндәй, республика Башлыгы призына дәгъва итеп биюләрен җибәрүчеләр бар инде. Унбер яшьлек Уфа кызлары Төркиядә Урта диңгез яры буенда, «Шатлык» бию ансамбле Сургутта, Гафури районыннан балалар Питерда башкорт биюе башкарганнар, Нефтекамадан «Тангаур» балалар ансамбле вәкилләре Мәскәүдә үтәчәк бәйгедә дәртле башкорт биюе белән чыгыш ясарга вәгъдә итә.

Гомумән алганда, Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле башлангычы күпләрнең күңеленә хуш килде. Башкорт биюен белмәүчеләр өчен артистлар төп бию хәрәкәтләре белән видеодәресләр яздырды һәм катнашырга теләүчеләрне чакырды. Күп халык катнашлыгындагы беренче акция 9 октябрьдә Уфаның Ленин паркында үтте. Һөнәри артистлар һәвәскәр биючеләр белән «Гөлнәзирә» биюен башкардылар, флешмобка теләге булган һәркем кушылды. Әлеге композиция очраклы сайланмады: ул Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле репертуарына керә һәм коллективның үзенчәлекле «визит карточкасы» булып тора.

Артистлар #Танцуюбашкирскийтанец акциясе турында сөйләү өчен Арт-Квадратта «7Медиа» студиясе ярдәмендә ролик яздырган. Бу экспромт эш, артистлар көйне тыңлап алдан хәзерлексез бию башкарган. Шушы көннәрдә акциягә музыкант ZAINETDIN кушылды, ул үзенең бертуганы белән Кызыл мәйданда башкорт биюен биеп видеога төшерде. «Instagram»га куелган видеоны ике көндә

20 меңнән артык кеше караган. Артист башкорт биюе бөтен дөньяда билгеле булсын иде, дип хыяллана.
Читайте нас: