Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 17:56

Эшкуарлыкны электрон теркәү

Башкортстан Республикасында юридик затларның һәм хосусый малтабарларның дәүләттә теркәлү буенча электрон төрдәге дәүләт хезмәтләреннән файдалануы арта.

2018 елда дәүләттә электрон төрдә теркәлү өчен 15159 мөрәҗәгать булган (яки җибәрелгән документларның гомуми күләменнән 15,67%). 2019 елның беренче яртысында – 28466 (55,22%).

Эшкуарлык берләшмәләренең, дәүләттә теркәлү өчен элеккечә кәгазь документлар тапшыруга караганда, дәүләт хезмәтләреннән заманча ысул белән электрон төрдә файдалануга кызыксынуы артуның бик күп өстенлекләре бар:

дәүләттә теркәлү өчен документлар Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында гади һәм уңайлы «Юридик затларны һәм хосусый эшкуарларны дәүләттә теркәү» Интернет-сервис ярдәмендә 15 минут эчендә әзерләнә һәм җибәрелә (электрон имза булу мөһим);

гариза кәгазендә мөһер кую мөһимлеге юк;

түләүле регистраторлардан, юристлардан, интернет сайтлардан ярдәм алу зарурлыгы һәм электрон имза булса, имзаны раслату өчен нотариуска мөрәҗәгать итү мөһимлеге юк.

Моннан тыш, 2019 елның 1 гыйнварыннан электрон имза куелган документларны электрон төрдә үзаллы җибәргәндә дәүләт пошлинасы алынмый.
Читайте нас: