Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2019, 13:11

«Сеңелкәш» фильмы укучыларга күрсәтеләчәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә барлык республика халкына «Сеңелкәш» фильмын күрсәтергә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, бу фильмны Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшерде.

– «Сеңелкәш» фильмы премьерасында мин шәхсән үзем булдым. Барыгызга да аны карарга, күңелегезне сафландырырга тәкъдим итәм, – диде республика Башлыгы.

Республика җитәкчесе хөкүмәтнең вице-премьеры Ленара Иванова белән мәгариф министры Айбулат Хажинга фильмны җитештерүчеләр белән бәйләнешкә керергә һәм аны мәктәп укучыларына да күрсәтү турында сөйләшергә кушты.

«Бу фильм безнең республика турында. Безнең төбәк турында күптәннән шулай матур фильмнар күрсәтелгәне, матур сөйләгәннәре юк иде. Безнең тарихка, табигатькә, кешеләргә карата шулкадәр зур мәхәббәт тасвирлана», – диде Радий Хәбиров.

Фильм Башкортстанда Белорет районының Яңа Хәсән авылында төшерелгән. Проект өчен фильмны куючы режиссер Вячеслав Виданов җитәкчелегендә 1940 еллардагы кебек йортлар төзелгән, алар туристларның игътибар үзәгендә.
Читайте нас: