Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 13:17

Унынчы том дөнья күрде

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тулы әсәрләр җыелмасының 10нчы томы басылып чыкты.

Ләйлә Аралбаева
Җыентык Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында дөнья күрде. 10нчы томда укучылар Мостай Кәримнең көндәлекләре, хатлары, рецензия һәм очерклары белән таныша ала.

Шагыйрьнең тулы әсәрләр җыелмасы Мостай Кәримнең вафатыннан соң ук диярлек әзерләнә башлады. 2009 елдан башлап, һәр көздә күптомлыкның чираттагы кисәге дөнья күрде. 10нчы том шагыйрьнең тууына 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган. Төп юбилей чаралары 19–20 октябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә һәм Чишмә районында узачак.
Читайте нас: