Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 19:24
«Озын-озак балачак» һәм башкалар
Уфада Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм драматург Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан театраль ункөнлек үтә.
Бу ункөнлек чикләрендә башкаланың әдип исемен йөрткән Милли Яшьләр театры тамашачыларга бу айда биш спектакль тәкъдим итә.
Барлык спектакльләр дә театрның Зур залында үтә.
15 октябрьдә узган мизгел премьерасы «Озын-озак балачак» булды, 16 һәм 17 октябрьдә «Ток эчендәге песәй» спектакль-концерты һәм «Ялалетдин атай» спектакльләре тәкъдим ителде.
Бүген «Заһир, Гөлшат һәм Берлин ачкычы» дигән лирик комедия, ә 19 һәм 20 октябрьдә мәктәп укучылары өчен махсус проект чикләрендә «Мәдәни шимбә» – «Безнең өйнең яме» спектакле булачак.
Якташыбыз Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә Рус академия драма театрында аның «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Луна и листопад» спектакле сәхнәләштерелә (куючы режиссеры Михаил Рабинович, сценографы Вячеслав Виданов).
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим