Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 19:19

Мостай Кәрим хатирәләр аша якыная

Күптән түгел Мәскәүнең Кече театрында Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналы кичә булды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

У. Ишкинин
«Мастерская» кинокомпаниясенең «Мостай» документаль фильмы премьерасы кичәнең төп вакыйгасы булды. Картинаның режиссеры һәм продюсеры Саида Медведева.

«Бу фильм кеше, намус, мәхәббәт, оят, бәхет һәм абруй турында. Ул, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып барган төшенчәләр хакында, – дип сөйләде фильмны күрсәтер алдыннан Саида Медведева. – Без Мостай сүзләрен мисалга китерәбез, әсәрләрен укыйбыз, аның турында сөйлибез. Аның повесте буенча «Сеңелкәш» фильмы төшерелде һәм мин аны безнең заман өчен рухи азык, дип саныйм».

«Мостай Кәримнең 100 еллыгын бәйрәм итүне оештыра башлагач, без тәүдә хәзерге заман әдәбиятын укымаган, театр һәм кино белән кызыксынмаган яшь буын турында уйладык. Аларда сәнгатькә, әдәбиятка, китапка карата кызыксыну уятырга теләдек. Һәм, миңа калса, моңа ирешә алдык, – дип билгеләде Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова. – Бу юбилей елында күп кызыклы вакыйгалар булды, һәм мин аларның нигезендә Мостай Кәрим иҗаты булуына бик шатмын. Бу Мостай Кәрим бәйрәме. Без аны искә алабыз. Ул безгә якынайганнан якыная бара, күпләр өчен янә язучы, шагыйрь һәм кеше буларак ачыла».

«Мостай» фильмының премьерасы Башкортстан халык шагыйренең 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелде. Картинаны төшерүдә Рәсәйнең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, театр һәм кино артистлары: дирижер, СССРның халык артисты Владимир Спиваков; кинорежиссер, РСФСРның халык артисты Никита Михалков; актер, РФ халык артисты Сергей Безруков; актриса, РФ халык артисты Чулпан Хамматова; җырчы, СССРның халык артисты Иосиф Кобзон; шагыйрь, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Дементьев; РФ президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой; Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев; Британия актеры, режиссер Рэйф Файнс; актер, режиссер, РФ халык артисты Александр Галибин; актриса, СССР халык артисты Гөлли Мөбәрәкова; шагыйрь, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис; язучы, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Җиһаншин; скульптор, Рәсәй Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук; опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Әскар Әбдрәзаков; җырчы, РФ атказанган артисты Алсу; кинооператор, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Агранович катнашкан. Яшь Мостай Кәрим ролен фильмда Арслан Крымчурин башкара. Ул язучының «Безнең өйнең яме» повесте буенча Александр Галибин төшергән «Сеңелкәш» фильмындагы Ямил роле буенча билгеле.

«Мостай» фильмының Уфадагы премьерасы 19 октябрьдә була. Ә 20 октябрьдә, язучының бер гасырлык юбилее көнендә, картинаны «Рәсәй-1» телеканалында күрсәтәчәкләр.
Читайте нас: