Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 17:51

Үз гаиләң белән яшәү яхшырак

Республикада «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк бүлекчәсе «Минем гаиләм» проектын башлап җибәрде.

Аның төп максаты: гаиләләрдәге эчкечелек белән көрәшү һәм социаль ятимлекне булдырмау.

Проект эше турында Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова сөйләде.

Эчкечелеккә бәйле ата-аналар белән белгечләр эшләячәк: алар күзәтү астында булачак, шулай ук башка гаилә әгъзалары һәм балалар белән дә эш алып бару планлаштырылган. Быел 190нан күбрәк ата-ана дәвалану һәм тернәкләнү курсы үтәчәк. Ата-анасы дәваланып чыккач, аларның социаль приютта яшәүче балалары да өйләренә кайта алачак.

Социаль ятимлек буенча статистика коточкыч, агымдагы елда гына да Башкортстан Республикасындагы социаль приютлар 407 бала кабул иткән. Аларның күбесе бирегә әти-әнисе эчү сәбәпле китерелгән. Республикада спиртлы эчемлек ярату аркасында һәр дүртенче гаилә таркала...

– «Минем гаиләм» проекты барышында барлык власть органнарының балигъ яшькә җитмәгәннәрне социаль тернәкләндерү буенча тырышлыгын тупларга булдык, – диде Лилия Гомәрова. – Агымдагы елның августында социаль приютларда тәрбияләнгән 1153 бала үз гаиләләренә кайтарылды. Тагын 500 бала опекага тапшырылды, яки аларны башка гаиләләр алды.

Шунысы мөһим, эчкечелектән арынырга һәм барысын да ак биттән башларга теләгән гаиләләр нарколог һәм психолог ярдәменә генә түгел, эшкә урнашу мәсьәләләрендә дә ярдәмгә исәп тота ала, ә сабыйлары балалар бакчаларына урнаштырылачак. Әлеге проектта уллары һәм кызлары приютларга җибәрелгән ата-аналарның кимендә 80%ы катнашыр, дип көтелә.

– Республикада «Минем гаиләм» проекты башланды, аны әкренләп тормышка ашырачакбыз. Әлеге эш аек тормыш рәвешен пропагандалау һәм эчкечелеккә, ялган аракы җитештерүгә каршы көрәш максатында алып барыла, – диде оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

«Минем гаиләм» проектын оештыручылар башка төбәкләр, аерым алганда, Әстерхан өлкәсе тәҗрибәсенә таянып, эчкечелек проблемасын хәл итү буенча эш башлады. Әйткәндәй, ата-аналар гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантиясе программасы исәбенә дәваланачак. Сабыйларга социаль приютта яки балалар йортында яшәүгә караганда, үз гаиләләрендә яхшырак, дип раслый белгечләр. Әйе, бу оешмаларда кызыклы чаралар да үткәрелә, бүләкләр дә еш бирелә, әмма боларның берсе дә балага үз әти-әнисен алыштыра алмый.
Читайте нас: