Активистлар поселок урамнарындагы асфальт юлга кисәтүче язулар язу өчен чыкты. Хәзер Киров урамында җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен «СТОП», «Велосипедыңнан төш», «Балаңны җитәклә», «Наушникларыңны сал», «Телефоныңны алып куй» кебек файдалы искәртүләр күрергә була.
Акциядә Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм «Ышаныч» яшьләр үзәге дә катнашты.
Чишмә поссоветы моның өчен буяу бирде, Чишмә май экстракцияләү заводы инженеры Владислав Әбҗәлилов трафаретлар эшләде.
Юлның машиналар йөри торган өлешенә чыкканда игътибарлы булыгыз!