Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 13:41

Төбәк турында гаҗәеп фактлар

Белә идегезме?

Юрий Светлов
1919 елның 20 мартында Башкортстан Совет автономиясе турында килешү төзелә. Шул вакыттан бирле Башкортстан туктаусыз үсеш ала. Милли республика үз тарихын онытмый. «МИР 24» телеканалы йөзьеллык юбилей хөрмәтенә Башкортстан турында кызыклы мәгълүмат туплаган.

Беренче автономия 1919 елның мартында властьлар Башкортстанны милли республика дип таныды. Ул чорда төбәк Башкурдистан дип атала. Ул РСФСР территориясендә автономия алган беренче төбәк.

Элекке башкалаБашкорт Автономияле Совет республикасының башкаласы тәүдә Ырынбур булган. 1922 елдан Уфа башкалага әйләнгән.


Зур шәһәр

Уфаның мәйданы – 753,7 кв. километр. Анда җиде Париж сыя ала.
Буйсынмас Уфа

Башкортстан башкаласына нигез салынганнан алып аны беркем дә яуламаган. Шәһәр берничә тапкыр камалышта калган, әмма бирешмәгән.
Бай табигать

Төрле исәпләүләр буенча, Рәсәйдәге юкә урманнарының 80%ы Башкортстан территориясендә урнашкан!
Үзенчәлекле монумент

Уфада Салават Юлаев хөрмәтенә куелган ун метрлы һәйкәл нибары өч терәктә – постаменттагы ат тоякларында тора.
Тарихи Урал

Халыкның Урал итәгенә һәм аның тирә-юнендә нәкъ Башкортстаннан башлануы урнашуы ихтимал. Чөнки археологлар нәкъ республика территориясендәге Уралда борынгы кешеләр яшәгән урынны тапканнар.
Татлы алтын

Башкортстан Рәсәй умартачылыгының башкаласы санала. Төбәк 15 елдан артык җитештерелгән бал күләме буенча алдынгылыкны бирми.
Иң чиста кала

Стәрлетамак берничә тапкыр Рәсәйнең иң чиста шәһәре дип танылды. Аның урамнарында аунап яткан чүп-чар күрмәссең.
«Усал тау»

Башкортстанның иң югары ноктасы – Ямантау түбәсе. Бу атаманың килеп чыгышын хәтта шул төбәктә яшәүчеләр дә белми. Бу турыда риваятьләр генә калган.
Яшерелгән хәзинәләр

Риваятьләргә ярашлы, Башкортстан территориясендәге барлык байлыкларны Емельян Пугачев яшергән. Аларны эзләү әле булса дәвам итә.
Читайте нас: