Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 13:57

Кәнфитләр һәм тәм-томнар түгел

Сезнең сәламәтлек

Юрий Светлов
Башкортстанда #Безсладкихподарков хәрәкәте инициаторлары ата-аналарны һәм мәгариф хезмәткәрләрен балаларга кәнфитләр һәм тәм-томнардан торган күчтәнәч бүләк итүдән баш тартырга һәм туклану рәвешенә игътибар итәргә чакыра, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар, алар арасында ата-аналар, тәрбиячеләр, блогерлар һәм табиблар бар, балаларга «татлы» күчтәнәчләр бүләк итүдән барыннан да ешрак баш тарталар. Хәрәкәттә катнашучылар фикеренчә, аның урынына җиләк-җимеш, китап кибетенә һәм спорт учреждениесенә сертификат бирергә була. Активистлар баллы ризыкларны еш ашау күп авырулар үсешенә китерә, ә шикәр куллануны киметү моны булдырмаска мөмкинлек бирә, дип раслый. «Бала организмына гаять зур микъдарда кергән шикәр аның җитлегеп бетмәгән ашказаны асты бизенә зыян китерә. Яңа ел бәйрәменнән соң шикәр чире еш ачыклана һәм гәүдә авырлыгы арту күзәтелә. Шикәрнең организмда кирәгеннән артык күп булуы иммунитетны какшата, шул сәбәпле кискен респиратор вируслы инфекцияләр еш йога. Аллергия һәм атопик дерматит чирләре дә сөтле ризык ашау һәм песи белән уйнау сәбәпле генә килеп чыкмый», дип яза социаль челтәрләрдә Регина Доктор.

#Безсладкихподарков флешмобында катнашучылар социаль челтәрләрдә: «Бу балалар беркайчан да бал, куертылган сөт һәм киндер-сюрприз ашамаска тиеш дигән сүз түгел. Мин баллы ризык ашауны тыярга һәм туган көннәрендә дә балага авызлык кидерергә җыенмыйм. Әмма шикәр тынычландыру, бүләкләү һәм яратуыңны белдерү чарасына әйләнергә тиеш түгел».

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт республика» акциясе барышында 9 меңнән артык авыру ачыкланган, алар арасында шикәр чире белән авыруның 836 очрагы теркәлгән.
Читайте нас: