Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 11:59

«Мостай укулары» төрле илләрдән галимнәрне җыйды

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан «Мостай укулары» Халыкара конференция булып узды.

Мәртәбәле форумга Бәйсез дәүләтләр илләреннән һәм Рәсәй төбәкләреннән 200дән артык галим килде.

БР мәдәният министры вазифасын башкаручы Әминә Шәфыйкова пленар утырышны ачканда конференциянең, анда катнашучылар ярдәмендә үзенчәлекле статус алуын билгеләп: «Без үзебезнең Мостай турында бөтен дөньяга сөйлибез», дип белдерде.

Республикада 1,5 меңнән артык китапханә эшли, һәм соңгы елларда китап укуга карата кызыксыну арта. Китапханәләр яшьләрнең һәм балаларның Мостай Кәрим иҗаты белән танышуына бәяләп бетергесез өлеш кертә, диде Әминә Шәфыйкова.

Башкортстанның мәдәният министры вазифасын башкаручы БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Линара Иванованың хатын да укып үтте.

– Без бөек шагыйрь иҗатын кабат-кабат яңа яктан ачабыз, мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләре турында уйланабыз. Аның безгә мирас итеп калдырган зирәк фикерләре, бай тормыш тәҗрибәсе һәм әхлакый тәрбиясе өчен рәхмәт белдерәбез. Фәнни конференциядә катнашучыларның белеме, тәҗрибәсе һәм абруе халык шагыйренең әдәби һәм фәлсәфи иҗатын, әсәрләренең әһәмиятлелеген, Мостай Кәрим иҗатының хәзерге заман мәгарифе һәм мәдәнияте киңлегендәге ролен тиешенчә күзалларга мөмкинлек бирер, дип ышанам, – диелгән телеграммада.

Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова билгеләвенчә, Мостафа Сафа улы китапханәче һәм укытучы һөнәрләрен бик хөрмәт иткән. Шул уңайдан ул әдәбият һәм китап сөючеләрне тәрбияләүче китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

– Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап үткәрелүче барлык чаралар мәдәниятебез өчен бик мөһим. Мин бик шатмын, көткәнебез гамәлгә аша – китапка, әдәбияткә, мәдәнияткә, Башкортстаныбызга карата кызыксыну арта килде, – дип ассызыклады Әлфия Кәримова.

Мостай Кәрим әсәрләренең тулы җыентыгының тугыз томы дөнья күрде, тиздән 10нчы томы чыгачак һәм киләсе елда басманың өстәмә унберенче томын бастыру планлаштырыла, анда язучының мәкаләләре һәм хатлары урын алачак, дип хәбәр итте Әлфия Мостафа кызы. Шулай ук Мостай Кәрим энциклопедиясе буенча да эш тәмамлана.

Әлфия Кәримова «Мостай укулары» Халыкара конференция алдыннан башкаланың Тарих музеенда булды, һәм анда буш куллар белән килмәде. Күренекле язучының бер гасырлык юбилее елында ул музейга аның шәхси әйберләрен бүләк итте. Хәзер музей коллекциясе Мостай Кәрим иҗат иткәндә яктыртып торган өстәл лампасы, аның кул сәгате, ручкасы һәм дүрт шигыренең кулъязмасы белән тулыланды.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: