Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 11:42

Федераль салым хезмәте сервислары –эшкуарлыкка ярдәм

Бүген Рәсәйнең Федераль салым хезмәте сайтында 50дән артык интерактив сервис эшли.

Юрий Светлов
Аларның бер өлеше хәбәр бирү сыйфатында, башкалары махсус мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Салым хезмәте үзгәреп торучан законнар һәм яңа таләпләр барлыкка килгән шартларда юнәлеш табарга ярдәм итүче яңа сервислар булдыруны дәвам итә. Башкортстанның эшкуарлык мохитендә ихтыяҗ белән кулланылган электрон сервислар:

«Бизнеста тәвәккәллек: үзеңне һәм контрагентны тикшер»;

«Квалификациясез затлар реестры»;

«Кече һәм урта малтабарлык субъектларының бердәм реестры».

«Салым калькуляторлары» хосусый малтабарлар өчен файдалы электрон сервислар блогы булып тора, аңа керә:

«Салым калькуляторы – Патент бәясен исәпләү»;

«Салым калькуляторы – салым салу режимын сайлау»;

«Страховка взносларын исәпләү калькуляторы».

Әлеге сервислар үзең шөгыльләнгән малтабарлык эшчәнлеге өчен кулайрак булган салым түләү системасын билгеләргә, салым салуның патент системасын куллануга бәйле түләнгән салым суммасын, эшкуарлык эшчәнлегеннән керем 300 мең сумнан артып киткән очракта, «үзең өчен» страховка взнослары суммасын исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук «Хосусый эшкуарның шәхси кабинеты» һәм «Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты» сервислары да актив кулланыла. 2019 елның беренче алты ае йомгаклары буенча салым түләүчеләр – «Хосусый эшкуарның шәхси кабинеты» электрон сервиста теркәлгән малтабарлар 30 меңнән артып китә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,7%ка күбрәк.

Әлеге сервислар ярдәмендә 24/7 режимында салым органнарыннан көнүзәк мәгълүмат алырга, бюджет белән исәп-хисап ясауны тикшерергә, мәгълүмат сорарга һәм онлайн режимда җавап алырга мөмкин. Моннан тыш, эшкуар Шәхси кабинет аша Хосусый малтабарларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алала.

«Хосусый эшкуарның шәхси кабинеты» сервисына керү өчен логин урынына үзеңнең ИНН саннарын һәм «Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка керү өчен файдаланылучы паролеңне язу мөһим. Парольне оныткан очракта аны яңадан тергезү өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моннан тыш, «Хосусый эшкуарның шәхси кабинеты» сервисының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay аша алып була.

Фото: Ачык чыганаклардан


Читайте нас: