Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 15:39

Чишмә районында «Патриот» паркы төзеләчәк

2007 елдан башлап Башкортстанда «Патриот» паркын төзү ниятләнә, чөнки төбәктә хәрби-патриотик клублар, эзләнү отрядлары күп, ә аларның берләшү урыны юк.

Шуңа күрә Уфа–Чишмә районнарында, Мәскәү янындагы кебек, «Патриот» паркы төзү турында карар кабул ителде (шуның кебек мәйданчык Тула өлкәсендә дә бар – ред. искәрмәсе). Тәүге чараны анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрү планлаштырыла. Бу турыда төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, ул шулай ук спорт үзәкләре, училищелар, интернатлар төзү, физкультура буенча күп кеше катнашлыгында чаралар үткәргән өчен грантлар бирү, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның «2024 елга кадәр Башкортстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы» указының төп юнәлешләренә ярашлы, ирекмәннәр һәм патриотик төркемнәр белән эшләү турында сөйләде.


Безнең белешмә

Рәсәй Федерациясе Кораллы Көчләренең «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек мәдәният һәм ял паркы рәсми рәвештә 2015 елның 16 июнендә ачылды һәм чагыштырмача аз вакыт эчендә халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде. Әлеге вакытта анда «Партизаннар авылы» хәрби-тарихи комплекс, Хәрби-тактик уеннар үзәге, Күп функцияле корал үзәге, 1нче һәм 2нче музей мәйданчыклары, Конгресс-күргәзмә үзәге ишекләре килүчеләр өчен һәрвакыт ачык, ачык һавадагы мәйданчыкларда Советлар Союзының һәм Рәсәйнең бронялы, авиация, бронетанк һәм махсус техника үрнәкләре куелган.

«Патриот» паркы объектларына һәркөнне Мәскәүдә һәм башкалага якын шәһәрләрдә яшәүче йәзләгән кеше килә. Зур чаралар үткәргәндә Федерациянең башка субъектларыннан, шулай ук чит дәүләтләрдән килгән кунаклар саны дистәләрчә меңгә җитә. Парк территориясендә үткән «Армия-2018» дүртенче Халыкара хәрби-техник форумда миллионнан артык кеше булган. Әлеге парк гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә җәлеп итә, Туган илне ярату һәм ихтирам итү хисе уята.
Читайте нас: