Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 11:08

Кышка әзерлек – 65 процент

Кыш якынлаша һәм тиздән кар да ява башлар, шуңа күрә шәһәр һәм районнарда коммуналь һәм юл хезмәтләре ихата, урам һәм юлларны кардан чистартуга кичекмәстән әзер булырга тиеш.

Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министры – вице-премьер вазифасын башкаручы Борис Беляев хәбәр итүенчә, республикада ихата һәм урамнарны тузаннан һәм пычрактан чистарту өчен көн саен 1577 берәмлек техника һәм 3 меңнән артык ихата җыештыручы җәлеп ителә. Башкортстан территориясендә юлларны кардан тазарту өчен 300 компания җаваплы. Кышкы чорда техника йорт алларында һәм юлларда тәүлек әйләнәсенә кар тазартачак.

Быел тагын 80 данә махсус техника сатып алынган. Әмма электән булган техника шактый тузган. Коммуналь хезмәтләрнең кышка әзерлек дәрәҗәсенә килгәндә, бүген ул 65 процент тәшкил итә.

– Республика коммуналь техниканы бер ел эчендә тулысынча алыштыра алмый, яңаларын даими сатып алачакбыз, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Муниципалитетларны бу яктан ныгытачакбыз. Халык бозлавыкта аяк сындырырга тиеш түгел.

Юлларны боздан һәм кардан чистарту өчен Уфа шәһәре хакимияте махсус катнашма – «Бионорд» куллана, әлеге вакытта ул юлларда боз катламы барлыкка килү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирүче иң нәтиҗәле реагентларның берсе. Шунысы да мөһим – әлеге катнашманың җиргә зыяны юк.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, бозлавык вакытта юлларны чистарту өчен ком-тоз кушылмасы куллану өчен башка шәһәрләр тәҗрибәсе өйрәнелгән, аның кешеләргә зыяны юк.

– Җәй начар узмады. Шәһәр чистарак булды дип, уңай фикер белдерүчеләр күп, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Шуңа күрә кышны да әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Моңа бик җитди әзерләнү мөһим.

Тимур Мөхәммәтҗанов шулай ук юллар чисталыгы өчен җаваплы «Башкиравтодор» җәмгыятендә барлык техниканың эшкә әзер булуын хәбәр итте. Машина юлларын кардан тазартканда термопластик юл билгеләрен саклау өчен махсус җайланма сатып алынган.

– Урамнарны һәм юлларны кардан чистарту бик мөһим тема. Ул кешеләр иминлеге белән бәйле. Бу эшкә карата игътибарлы булу мөһим. Республика яңа коммуналь техника сатып алырга ярдәм итте һәм арытаба да ярдәм итәчәк. Эшне кыш бернинди проблема да булмаслык итеп оештыруыгызны сорыйм, – дип сүзен тәмамлады Радий Хәбиров.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: