Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 18:38

Чишмәдә су чистарак һәм йомшаграк булачак

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәтендә Рәсәй Президенты Владимир Путин кул куйган «Экология» дәүләт проектына кергән «Чиста су» төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыру тикшерелде.

Вице-премьер – республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Борис Беляев хәбәр итүенчә,

15 ноябрьгә кадәр су белән тәэмин итүче дүрт объектны проектлау, шулай ук Келәш авылында су алу системасын үзгәртеп коруны тәмамлау планлаштырыла.

Төзелеш-монтаж эшләрен якындагы елларда башлау ниятләнә.

Агымдагы елда бу проектта Дәүләкән һәм Уфа районы катнаша. Әлеге вакытта Дәүләкәндә эчә торган суны чистарту системасын төзү, Уфа районының Комлыкүл, Якшиваново, Горный, Кызыл Яр, Карюгино торак пунктларында һәм Тәҗрибә хуҗалыгында су алу җайланмасы төзү һәм су белән тәэмин итү челтәрләре сузу буенча, эшләр бара.

Безнең районнан тыш Стәрлетамакта, Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнарен, Мәчетле, Федоровка, Хәйбулла һәм Чакмагыш районнарында да шундый эшләр башкару планлаштырыла.

«Чиста су» төбәк программасының максаты – Башкортстан халкын сыйфатлы су белән тәэмин итүне 2024 елга кадәр 86,6 проценттан 92,5 процентка кадәр күтәрү. Алты ел эчендә программаны гамәлгә ашыруга 4 254,15 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 4 169,067 миллионы федераль бюджеттан, 85,08 миллионы республика казнасыннан алыначак.
Читайте нас: