Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 14:15
Беренче укытучыгызны хәтерлисезме?
Урам буйлап фикер сорашып
– 1996 елда Чишмә поселогының 5нче мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бардым. Беренче укытучым – Бикбулатова Фәнилә Марс кызы. Ул бик көчле һәм таләпчән педагог, аның сыйныфындагы укучылар төпле белем ала. Без барлыгы 27 бала идек.
– 1971 елда беренче сыйныфта укый башладым, әнием Рәйсә Кинҗәгол кызы беренче укытучым булды. Безне беренче-өченче сыйныфларда укытты. Бер бүлмәдә ике сыйныф укыдык: беренчедә 15, өченчедә 12 бала белем алды. Ул мәрхәмәтле һәм яхшы укытучы булды, кирәк чакта таләпчән дә була белде.
– Сугыш елларында беренче сыйныфка укырга төштем. Беренче укытучымны бик яхшы хәтерлим. Әти белән әни икесе дә немец милләтеннән булганга күрә, ул мине яратып бетермәде. Моның өчен аны гаепләп тә булмый – сугыш чоры иде бит, күңеле яралы булгандыр.
– Беренче укытучым – әнием Әлфия Рәшит кызы. Яхшы укырга тырыштым, чөнки ул миңа карата таләпчәнрәк булды. Сыйныфта 5 бала идек, әни һәрвакыт туган көннәребезне оештыра иде. Ул эшләгән чорда төрле олимпиадаларда җиңү яулаучы һәм призлы урыннар алучы укучылар күп булды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"