Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 11:35

Котыру авыруы

28 сентябрь – Котыру авыруына каршы бөтендөнья көрәш көне.

Бу көн әлеге чирнең таралу проблемасына игътибарны җәлеп итәргә чакыра.

Котыру авыруы кешеләргә хайваннардан йогучан, ул – үзәк нерв системасын зарарлап үлемгә дучар итүче йогышлы авыру.

Безнең төбәктә әлеге чирне гадәттә авыру төлкеләр тарата, алар еш кына авылларга килеп этләрне һәм башка йорт хайваннарын тешли. Котыру чире белән авырган хайваннарның авызыннан күп итеп селәгәй ага башлый. Аларда шулай ук судан курку барлыкка килә, шуңа күрә бу чирнең икенче атамасы – гидрофобия. Әлеге вирус авыру хайванның селәгәе яралы тәнгә эләккәндә күчә.

Рәсәй Федерациясендә 2012–2018 елларда котыру авыруыннан вафат булуның 28 очрагы теркәлгән.

2019 елда Чишмә районында малларның бу чир белән авыруы ачыкланмаган. 2019 елның сигез аенда Башкортстан Республикасы буенча медицина учреждениеләренә котырган җәнлекләр тешләгән 5 мең кеше, шул исәптән Чишмә үзәк район дәваханәсенә 54 кеше мөрәҗәгать иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк. Шуны билгеләү мөһим, тешләү очракларының 30 процентында балалар үзләре гаепле, ягъни алар җәнлекләргә я суккан, яки ирештергән.

Эт тешләгән кеше дәваханәгә мөрәҗәгать итсә, аңа ун көн дәвамында прививка ясала, бу чорда тешләгән этне күзәтеп тору да мөһим. Әгәр аның үз-үзен тотышы үзгәрмәсә, вакцина кадау туктатыла. Котыру авыруына каршы прививкалар әлеге хәвефле авыру янаган ветеринарларга, хат ташучыларга, аучыларга һәм йорт алдын җыештыручыларга даими кадала. Исегезгә төшерәбез, прививка ясатырга теләүчеләргә башта терапевтка мөрәҗәгать итү мөһим.
Читайте нас: