Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2019, 14:09

Шифалы бал – сәламәтлек нигезе

Башкортстанда бал мизгеле тәмамланды.

Чишмә умартачыларының быел нинди уңыш алуы һәм киләсе елга үз алдына нинди максатлар куюы турында районның умартачылар җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев сөйләде.

– Агымдагы ел үзенчәлекле булды. Язгы салкыннар һәм яңгырлар умартачыларның планнарын бозды. Шулай булуга карамастан, яз айларында җыелган бал углеводлы һәм аксымлы азык запасы тупларга мөмкинлек бирде.

– Быел умартачылар нинди авырлыклар белән очрашты?

– Рапс, горчица һәм шепкән кебек әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан булган үсемлекләрне зур мәйданнарда чәчү умартачылар өчен төп проблемага әйләнде. Агротехника алымнары буенча әлеге культураларны корткыч бөҗәкләргә каршы берничә тапкыр агулы химикатлар белән эшкәртергә кирәк. Шул сәбәпле районда берничә умарталыкка зыян килде, бал кортлары һәлак булды, җәйге чорда җитәрлек күләмдә товарлыклы бал алалмадылар.

– Моның төп сәбәбе нәрсәдә?

– Бу хәл авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм умартачылар арасында бәйләнеш булмау, умарталарны рөхсәтсез урыннарга илтеп кую, умарталыкларны рәсми рәвештә теркәмәү, шулай ук югары хәвефлелек классындагы агулы химикатлар куллану, препаратлар әйләнешенә контрольлек булмау сәбәпле килеп туды (хәзер бу эш Рәсәйнең авыл хуҗалыгы күзәтчелеге органнарына кире кайтарылды).

– Киләчәктә шундый хәлләр булмасын өчен нәрсәләр эшләү ниятләнә?

– Көз һәм кыш башкарылачак эшләр алгоритмын уйлаячакбыз. Умарталарны күчереп йөртү планы төзеләчәк, умартачылар белән аграрчылар арасында ышанычлы бәйләнеш булсын өчен умарталыкларны теркәячәкбез. Әйткәндәй, бу килгән зыянны каплау өчен документлар тапшырганда да кирәк. Басуларны эшкәртү өчен рөхсәт ителгән препаратлар исемлеген әзерлибез. Арытаба цивилизацияле юлга күчү: умарталарны план буенча гына эшкәртү, һәм безнең, умартачыларның, ризык җитештерүебезне онытмау мөһим.

– Чишмә умартачылары җитәрлек күләмдә бал алдымы?

– Районда яшәүчеләрне тынычландырыйм: умартачылар, җәйнең салкын килүенә карамастан, җитәрлек күләмдә бал алалды, шифалы бал һәр гаиләнең өстәлендә булырга тиеш. Тулырак мәгълүмат 26 октябрьдә Чишмәдә үтәчәк умартачылар җыелышыннан соң билгеле булачак.

Рафаэль Вәлиев шулай ук умартачылыкка тармак буларак дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында да сөйләде. Бу – умартачылык өчен кирәк-яраклар сатып алуга киткән чыгымнарның 50%ын субсидияләү, «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча кооперативлар булдырганда грантлар бирү. Ул шулай ук юридик зат булып теркәлгән очракта гына ярдәм алырга мөмкин булуын ассызыклады. Шәхси ярдәмче хуҗалык кебек хуҗалык итү формасына субсидия бирелми.


Безнең белешмә

2021 елда Уфада «Апимондия» – Халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясенең 47нче конгрессы булачак, анда бөтен дөньядан катнашучылар киләчәк. Башкортстан умартачылары, аерым алганда, безнең район умартачылары иңнәренә әлеге чарага әзерләнү өчен өстәмә җаваплылык төшә.

Быел Канаданың Монреаль шәһәрендә башкорт балы янә халыкара конгресс бүләгенә лаек булды. Иглин районыннан умартачы

Владимир Кугейко умарталыгының юкә балы сыйфат өчен алтын медаль алды. Шулай ук балавыздан ясалган декоратив шәмнәр дә югары проба медале белән билгеләнде.
Читайте нас: