Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2019, 16:19

Интернет-сервис взносларны исәпләргә ярдәм итәр

Хосусый малтабарлар ел саен пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән күләмдә страховка взнослары түләргә тиеш.

Ю. Светлов


Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Салым калькуляторы» бүлегендә «Страховка взносларын исәпләү калькуляторы» электрон сервис моны тиз арада һәм дөрес итеп эшләргә мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә календарь елдагы тулы һәм тулы булмаган эшчәнлек чоры өчен билгеләнгән страховка түләүләре суммасын исәпләп чыгарырга мөмкин.

Страховка взносларын исәпләү өчен календарь елны күрсәтү мөһим. Хосусый эшкуар хуҗалык эшчәнлеген алып баруга ел башыннан керешмәсә, яки ел дәвамында малтабар буларак салым исәбеннән төшсә, бу чорны төгәл билгеләү: малтабарлык эшчәнлеге башланган һәм тәмамланган көнне күрсәтү мөһим. Исәпләп чыгару йомгаклары буенча сайтта түләнергә тиешле страховка суммасы, акча күчерү өчен бюджет классификациясе коды күренәчәк, шулай ук кайсы вакыт эчендә түләү мөһимлеге язылачак.

Исәпләнгән чорда малтабарлык эшчәнлегеннән алынган керем 300 мең сумнан артып киткән очракта, мотлак пенсия страховкасына әлеге керем суммасыннан 1% күләмендә өстәмә страховка взносы түләнә.

Страховка взносларын үз вакытында түләмәгән очракта пеня исәпләнә. Шулай ук закон тарафыннан салым органы карары буенча түләмәүченең банктагы исәбеннән мәҗбүри рәвештә акча алу мөмкинлеге каралган. Бурычлының банктагы исәбендә акча булмаса (җитәрлек булмаса), салым органы страховка взносы буенча бурычын аның милеге исәбенә мәҗбүри түләттерергә хокуклы.
Читайте нас: