Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 12:39

Гардеробта – яңа костюмнар

Район Мәдәният сарае коллективлары гардеробына яңа костюмнар өстәлде.

Фольклор коллективлар һәм район артистлары – ул районның йөзе дип әйтергә була. Алар мәртәбәле кунакларны каршы ала, концерт программалары белән республика бәйгеләрендә катнаша. Шуңа күрә сәхнә костюмнары да килешле булырга тиеш.

– «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Кече туган як мәдәнияте» проекты барышында бәйге нигезендә республикадагы 15 районның мәдәният сараена, шул исәптән безнең районның үзешчән коллективларына костюмнар тегүгә акча бирелде, – диде Чишмә районының Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов.

Аның сүзләренә караганда, федераль республика һәм муниципаль бюджетлардан 2 млн 900 мең сум акча бүленгән. Сәхнә костюмнары алты коллектив: «Гөлнәзирә» башкорт фольклор коллективы, «Рябинушка» рус халык фольклор коллективы, «Ахирәтләр» һәм «Куштирәк» татар халык фольклор коллективлары, «Умарина» мордва халык фольклор коллективы, «Ләйсән» вокал халык коллективы, шулай ук аерым җырлар башкаручылар һәм чаралар алып баручылар өчен тегелде.

– Костюмнарга махсус киемнәр, театр һәм бию костюмнары базарында 30 ел эшләүче «Эксклюзив» җәмгыятендә заказ бирдек, сыйфаты белән бик канәгатьбез, – диде Салават Фәһим улы.
Читайте нас: