Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2019, 13:50

Хезмәт законы буенча мәсьәләләр тикшерелде

Шушы көннәрә район хакимияте бинасында «Коллективный договор от А до Я» җәмәгать программасын гамәлгә ашыру барышында хезмәт килешүләре төзү, хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча семинар үтте.

Элина Ибраһимова
Профсоюз активистлары үзләренең чыгышларында хезмәтне саклау, тармак комиссияләре эше, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, эшче һәм эш бирүче арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге проблемаларны тикшерделәр. Бу турыда, аерым алганда, семинарда катнашкан БР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Валерий Апокин сөйләде:

– Хезмәт мөнәсәбәтләре проблемасы эш урыны, хезмәт хакы, хезмәткәрнең хокукы булган социаль гарантияләр белән бәйле, – диде ул. – Әмма шул ук вакытта торак шартларын яхшырту, ветераннарга, инвалидларга гарантия бирү белән бәйле социаль программаларны күз уңыннан ычкындырырга ярамый.

Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Миңневәли Мусин үз чыгышында районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә тукталды, урып-җыю эшләре барышы турында сөйләде.

Семинар ахырында профсоюз оешмалары эшенә йомгак ясалды, районның профсоюзлар активына грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткән ветераннарга «РФ АПК хезмәткәрләре профсоюзының йөз еллыгына» медальләре тапшырылды.

Шул ук көнне Тарих-крайны өйрәнү музеенда РФ Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы-

ның йөз еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда РФ АПК хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе К. Гайнетдинова, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары М. Мусин, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары В. Апокин җитәкчелегендә федерация вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: