Анда ике проект тикшерелде. Проектларның берсе 200 баш малга исәпләнгән мөгезле эре терлек асрау өчен ферма төзүне күз уңында тота. Икенче проект буенча эшкуар «Ризык өчен түгел, вакыт өчен түлә» принцибы буенча балалар аудиториясенә исәпләнгән җәмәгать туклану объектын ачарга теләк белдерә.
Исегезгә төшерәбез, эшкуарлык сәгатендә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча район хакимиятенең икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә (Чишмә пос., Киров урамы, 50, 27нче бүлмә, тел. 8 (34797) 2-07-23), предприятие һәм (яки) проект турында мәгълүмат күрсәтергә, мөрәҗәгать итүнең асылын (проблеманы, мәсьәләне) аңлатырга кирәк.