Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 14:41

Һөнәрне мәктәптән үк сайларга кирәк

Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә теләвеңне мәктәп эскәмиясеннән үк белү мөһим.

Еш кына унберенче сыйныф укучылары һөнәр сайлаганда бары тик БДИ балларына карый: иң мөһиме югары белем алу, аннары күз күрер, дип уйлый алар.

Әмма мондый «һөнәри юнәлеш» көткән нәтиҗә бирми. Тикшеренүләргә ярашлы, әлеге вакытта югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучыларның 27 проценты гына белгечлек бенча эшли.

17 һәм 18 сентябрьдә Уфада ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыгында укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен Таләп ителгән һөнәрләр фестивале «ProfФЕСТ» үтте, ишекләр килергә теләгән һәркем өчен ачык булды. Балалар ике көн дәвамында барган форумда эш бирүчеләр белән таныша һәм аралаша, махсус техникаларны карый, эш тренажерларын үзләштерә, тест барышында үзләренең һөнәри юнәлешләрен ачыклый, теге яисә бу тармакта уңышка ирешкән һөнәриләр үткәргән осталык классларында катнаша алдылар. Укучыларның үзләрен йөздән артык һөнәрдә сынап карау мөмкинлеге булды.

Алар имбирле прәннекләр бизәде, «моцарелла» сырының ничек әзерләнүен карады, автомобиль, күпер һәм башня краннары тренажерларында эшләде, 3D-ручка ярдәмендә күзлек яки Эйфель башнясы макеты ясады, махсус техника руле артында утырды, парикмахерларның прическа ясавын күзәтте, тренажер-макетка турыдан-туры йөрәк массажы ясады.

Киләчәктә нинди белгечлек сайлаячагыңны билгеләүнең тагын бер мөмкинлеге – Башкортстан яшьләренә үзләрен кызыксындырган өлкәне һәм һөнәри уку йортын сайларга мөмкинлек бирүче «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш проекты. Ул өч этаптан тора: «Үз-үзеңне билгеләү» этабы, ул федераль электрон платформада тест үтүне күз уңында тота; «Һөнәрне сынап карау», аның барышында осталык классы үтәчәк һәм бала төрле һөнәрләр белән танышачак; «Шәхси навигатор», өстәмә белем бирүче педагогны яки мәктәп укытучысын, яисә үсмерләргә киләчәктә алачак һөнәрен яхшырак белергә ярдәм итәчәк дистанцион тьютор эшен күзаллый.

«Киләчәккә билет» онлайн режимда да эшләячәк, ул күбрәк укучыларга катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, һөнәри юнәлеш тестын сайт аша үтәргә мөмкин булачак. 30 сентябрьгә кадәр теркәлү мөһим. «Киләчәккә билет» проекты илнең нибары биш субъектында тормышка ашырыла һәм әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.

Әйткәндәй, әлеге вакытта төбәктә Башкортстан Республикасының Һөнәрләр атласы эшләнә, анда таләп ителгән тармаклар һәм мөһим компетенцияләр язылачак. Исемлеккә 900 һөнәр керер дип планлаштырыла. Каталог киләчәктә эш сайлаганда яхшы ярдәмче булырга ихтимал.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: