Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 14:52

Күп функцияле үзәк: электрон хезмәттәшлек җайга салынган

Сыйфат, уңайлылык һәм хезмәтләрдән һәркем куллана алу – һәр Күп функцияле үзәкнең эшчәнлеген чагылдырырга тиешле төп күрсәткечләр.

2019 елның 18 августында Чишмә поселогындагы Күп функцияле үзәк (МФЦ) бүлегенең яңа, 300 квадрат метр мәйданлы иркен бинага күченүенә бер ел булды. 2019 елда МФЦ урнашкан бинаның тирә-юнен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Инвалидлар һәм коляскалар белән килүчеләр өчен пандус куелды.

Тротуар читендә үсеп утырган, пөхтә итеп киселгән куаклар шунда ук игътибарны җәлеп итә, аскы кат яңа гына буяп чыгылган, үзәккә килүчеләрнең машинасын кую өчен парковкага асфальт җәю тәмамланып килә. Шуны билгеләп үтү мөһим, безнең район МФЦ өчен шундый парковка булдыручыларның тәүгесе булып тора.

2019 елның гыйнварыннан 10 сентябренә кадәр үзәккә 50 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән, чагыштыру өчен 2018 елның шул ук чорында – 35 мең кеше.

2019 елда 25 меңнән артык эш кабул ителгән, 15 мең эш – тапшырылган һәм 10 мең кешегә консультация бирелгән.

Чишмә районының «Мои документы» үзәгендә 289 төр хезмәт күрсәтелә (тулы исемлек mfcrb.ru сайтында). Хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскарту өчен Күп функцияле үзәк һәм власть органнары арасында электрон хезмәттәшлек җайга салынган. Мәсәлән, 2018 елдан башлап Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хезмәтләре МФЦ бүлекчәләренә тапшырылган, 289 хезмәтнең 83е халыкны социаль яклау белән бәйле. Биредә шулай ук биш елга чит ил паспорты алырга да мөмкин (элек бу хезмәт Уфада гына күрсәтелгән).

– Яңа җитәкчелек килгәч – хәзер Күп функцияле үзәкнең Республика дәүләт автономияле учреждение директоры вазифасында Гөлшат Арсланова – хезмәткәрләргә эш хакы түләү формасы үзгәрде, һәм хезмәт хакы башкарылган эшләр күләменә бәйле, – дип хәбәр итте Күп функцияле үзәкнең Чишмә поселогы бүлекчәсе мөдире, территориаль дирекция җитәкчесе Дания Байбурина.

Шуны билгеләп үтик, Чишмә поселогының «Мои документы» Күп функцияле үзәгендә берьюлы тугыз тәрәзәдән хезмәтләр күрсәтелә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидларына, «Камалышта калган Ленинградта яшәүче» билгесе алучыларга, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм Рәсәй Федерациясе Хезмәт Геройларына, I һәм II төркем инвалидларга һәм тумыштан инвалидлыгы булганнарга чиратсыз хезмәтләр күрсәтелә.

Үзәктә өстәмә хезмәтләр күрсәтү өчен фотокабиналар кую да планлаштырыла. Халыкның күп санлы үтенече буенча Күп функцияле үзәкнең эш графигы үзгәртелде: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 9дан 19 сәг., чәршәмбе – 11дән 20 сәг. һәм шимбә 9дан 16 сәгатькә кадәр.

– РФ гражданнарының ил территориясендә урнашкан теләсә кайсы МФЦга мөрәҗәгать итү хокукы булгач, безгә чишмәлеләр генә түгел, ә республиканың башка районнарыннан килүчеләр дә бар, – дип билгеләде Дания Гарифулла кызы.

Үзәк хезмәткәрләре, эштә йөкләнеш зур булуга карамастан, «МФЦ гүзәле», «Алтын көз» кебек республика бәйгеләрендә һәм КВНнарда да катнаша.
Читайте нас: