Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 12:35

Борчак үстерүгә игътибар бирик

Чишмәдә әлеге авыл хуҗалыгы культурасының өстенлекле сортлары чыгарыла

Рәсәй Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекция үзәге галимнәре борчакның өстенлекле сортларын чыгару өстендә эшли.

«Чишмә» гәзите хәбәрчесе шул хакта мәгълүмат алу өчен тәҗрибә хуҗалыгына юнәлде.

Бу турыда төгәлрәк итеп бөртекле-кузаклы культуралар селекциясе һәм орлыкчылыгы лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фирзинат Дәүләтов сөйләде.

– Борчакның «Л-114» өстенлекле линиясе чыгарылды, ул «памяти Хангильдина» стандарт сорттан өч центнерга мулрак уңыш бирә, бөртекләрендә аксым микъдары 0,7 процентка күбрәк, шытымнар чыгу һәм өлгерү вакыты 2–3 көнгә соңрак. Бу да бер өстенлек булып тора, чөнки артык тиз өлгерүчән сортларның уңышы да мул түгел, – дип хәбәр итте Фирзинат Дәүләтов. – Моннан тыш, яңа селекция үсемлекләр җиргә авышып үсми һәм орлыклары да коелып бармый. Яңа линияне 2019 елның сентябрь ахырында сынауга тапшыру планлаштырыла.

Селекционерларда өч тонна орлык бар. Сортларны сынау буенча дәүләт комиссиясе инспектурасына җибәрү өчен 6–7 центнер әзерләнгән. Ул Башкортстанда, Татарстанда һәм Идел-Вятка төбәгендә сынап каралачак. Андагы белгечләр тәҗрибә делянкаларында сортларны үстереп карый: 50 квадрат метр мәйданда чәчә һәм шытып чыгуын, күпме вакыт чәчәк атуын һәм өлгерүен күзәтә. Галимнәр үсеш темпын һәм башка күрсәткечләрне параметрлар буенча исәпләп чыгара. Өч елдан соң, сынау уңышлы үткән очракта, яңа сорт Башкортстанда районлаштырылачак.

– Башкортстанда селекция эше узган гасырның 40нчы елларында башланган. Галимнәр 9 культура: уҗым арышы, уҗым бодае, уҗым тритикалесе, йомшак сабан бодае, каты бодай, борчак, карабодай, судан үләне һәм кындырак белән эшләгән, – дип сөйләде Фирзинат Дәүләтов. – Селекционерларның барлык тырышлыгы уңыш, продукция бирүчәнлекне, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тиз өлгерүен; борчак һәм сабан бодаеның корылыкка, ә уҗымнарның кышка чыдамлылыгын арттыруга юнәлдерелә – Башкортстандагы җәй шартларында бу бик мөһим. Барлык культураларга авыруларга һәм корткычларга каршы прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта орлыклар сыйфаты да мөһим.

– Ә сезгә борчакның кайсы сортлары ошый?

– «Чишминский-80», «чишминский-95», «чишминский-229», «кормовой-5», аларга өстенлек бирүем күрсәткечләре яхшы булу белән генә аңлатылмый. Мин аларны өйрәнеп докторлык диссертациямне якладым, – дип елмайды Фирзинат Әгъләм улы. – Гомумән алганда, селекция – бик кызыклы эш, мавыгып китсәң аерылып та булмый. Орлыкларны сайлап аласың һәм кайчан чәчәр вакыт җитәр, дип көтәсең. Һәм бу бер генә түгел, ә меңләгән үсемлек, шулар арасыннан иң яхшысын сайлыйсың. Әгәр 50–100 үсемлек була икән – бигрәк тә яхшы, димәк, арытаба шулардан яңа сортка нигез салырлык селекция материалы сайлап алырга мөмкин булачак.

50нче еллар ахырында төрле сорт үрнәкләрен кушу юлы белән мул уңыш бирүче урындагы селекция сорты булдырылган. Мәсәлән, «чишминский-39» сорты Башкортстан территориясендә 1959 елда районлаштырылган.

Авыл хуҗалыгы производствосына югары продукция бирүчән, тиз өлгерүчән, урындагы шартларга яраклаштырылган «чишминский ранний», «чишминский-210» һәм «чишминский-242» борчагы тапшырылган. Әлеге сортларның барысы да мул уңыш биргән. Әмма бу сортларның зур җитешсезлеге дә булган – алар җиргә ятып үскән. 1980 елда җиргә авышып үсүгә бирешми торган сортлар чыгару өстендә шөгыльләнү башланды. Үсемлекләрне фәнгә нигезләнгән ысул буенча кушып һәм продукция бирүчәнлегенә карап сайлап алу биш сорт – «чишминский-95», «чишминский-229», «памяти Хангильдина» сортларын булдырырга мөмкинлек бирде. Аларның барысы да мул уңыш бирә, тиз өлгерә, яңгырсыз җәйдә дә әйбәт үсә һәм барлык параметрлар буенча яхшы орлык бирә. Әлеге сортлар орлык сыйфаты буенча кыйммәтле сортлар исемлегенә кертелгән.

– Чишмә районында борчакның кайсы сортлары үстерелә?

– Чишмәдә гектарыннан нибары 9 центнер уңыш биргән чит ил селекциясе күбрәк кулланыла. Шул ук вакытта үзебезнең Башкортстанда чыгарылган сорт һәр гектардан уртача 19 центнер уңыш бирә ала. Әмма чит ил орлыгы арзанрак. Бу яклап көндәшлек итә алмыйбыз. Биредә, тәҗрибә хуҗалыгында, матди-техник база начар, техника юк дәрәҗәсендә, әлегә без орлык җитештерүне арттыра алмыйбыз. Керемнәр салу таләп ителә.

– Борчак үстерүдә нинди юнәлешләр күзәтелә?

– Совет чорында Башкортстанда борчак 300 мең гектарда үстерелгән. Соңгы дистә елда борчак үстерү мәйданнары нибары 55–56 мең гектар тәшкил итә. Беренче чиратта бу махсус техника булмауга бәйле, чөнки борчакны вакытында чабып алырга кирәк, ә моның өчен кул астында комбайннар булырга тиеш. Соңга калсаң – борчак ава һәм аны урып булмый.
Безнең белешмә

Фирзинат Дәүләтовның орлыклар коллекциясендә – 260 үрнәк. Анда Һиндстан, Канада, Америкадан һәм башка илләрдән орлыклар бар. Чишмәдә борчакның 28 сорты чыгарылган, 18 сорт селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән.
Читайте нас: