Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 12:14

«Инцидент» күзәтә

Республика һәм район җитәкчелеге аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

«Инцидент» системасы республика халкының нинди мәсьәләләр буенча фикер алышуын күзәтә.

Аноним сорау:

– Хөрмәтле хакимият! Районыгызда бик матур ЗАГС бинасы бар иде, тик сез анда музей урнаштырырга булдыгыз. Ни өчен музей белән ЗАГСны бер бинада урнаштырмаска? Беренчедән, туй тантанасына килгән кешеләр район тарихы һәм иҗади эшләр белән таныша алыр иде. Ә эш көннәрендә анда экскурсияләр дә үткәрергә мөмкин. Ә икенче сәбәбе шул – белешмә алырга барсаң да бик ерак, тәүдә барып квитанция алырга, аннары үзәккә килеп түләргә һәм кире барып, тагын чиратта торып бер кечкенә белешмә кисәге алырга кирәк. Шуннан соң гына үз эшләрең белән китәргә мөмкин. Ә документта хата булса (бу хәл еш була) бер көндә өлгереп булмаячак. Ә өлкән яшьтәге кешеләргә анда кадәр бару бигрәк тә кыен. Шуңа күрә ЗАГСны элекке бинага кайтару мәсьәләсен хәл итсәгез иде.


Чишмә районы хакимияте хезмәткәре Надежда Емец җавап бирә:

– Сезнең ЗАГСны кире Тарих-крайны өйрәнү музее бинасына кайтару турындагы мөрәҗәгатегез җәһәтеннән шуны хәбәр итәбез, Чишмә районының ЗАГС бүлеген күчерү планлаштырылмый. Әлеге бина нәкъ Чишмә районының Тарих-крайны

өйрәнү музее буларак төзелде. Анда барлык залларда экспозицияләр урын алган, музейда төрле чаралар, республика һәм РФ рәссамнары күргәзмәләре куела. Музей оештырылганчы бу бинада ЗАГС бүлеге булды, аннары ул фотога төшү өчен матур урында урнашкан район Мәдәният сарае бинасына күчерелде.

Хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләү буенча: ЗАГС бүлегендә банк терминалы чынлап та юк, шуңа күрә эшне җиңеләйтү өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга тәкъдим итәбез (https:/www.gosuslugi.ru/),

чөнки якындагы банк бүлегенә кадәр 20–25 минут атларга кирәк. Никахлашу тантанасына үзгәрешләр һәм яңалыклар кертү буенча тәкъдимнәрне Чишмә районы ЗАГС бүлегенең электрон почтасына җибәрергә: e-mail: [email protected] яки БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты сайтында «гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә (https://goskomjust.bashkortostan.ru/) калдырырга мөмкин.
Читайте нас: