Сайлауларда төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җиңәчәгенә шикләнүчеләр булды микән? Булса да, бик аздыр. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, аның өчен миллион ярымнан артык кеше – участокларга килүчеләрнең 80 проценты тавыш биргән.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның гомум саныннан 72 процентка якыны үз сайлау участокларына килгән, бу ике миллионнан артык кеше дигән сүз. Бу – яңа губернаторны сайлаган 16 төбәк арасында иң зур күрсәткеч, бирелгән тавышлар саны да – 1,77 миллион һәм көндәшләр саны да – 8 – иң күп булган төбәк.
Сайлауларга килгән халык саны буенча, Сибай – 73,64% һәм Кумертау – 70,94% – рекордсмен булып танылдылар. Районнар арасында иң югары күрсәткечләр – Тәтешле (94,53% сайлаучы), Салават (91%) һәм Караидел (87,87%) районнарында.
– Без сайлауларда халыкның актив катнашуына ышандык һәм моның өчен күп көч салдык: һәр муниципалитетта участокларга сайлаучыларны җәлеп итү буенча акцияләр үткәрелә. Тавыш
бирүчеләр күбрәк булган саен, сайлаулар да шуңа бәрабәр законлы көч ала бара. Кайбер районнарда төшкә кадәр үк килүчеләр саны 50 проценттан артты, – диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
«Социс-эксперт» социология үзәге идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов белдерүенчә, участоклардан чыгучылардан сораштыру нәтиҗәләреннән күренүенчә, тавыш бирүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар. Нәкъ менә алар Башкортстан Башлыгы булачак кешене сайлады.
Сайлауларның җитди хокук бозуларсыз узуы турында бәйсез экспертлар да җиткерде – көне буе сайлау участокларында РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Совет әгъзалары эшләде. Сүз уңаеннан, ышанычлы чыганак мәгълүматларына караганда, Радий Хәбиров үз штабының (анда нибары сигез кеше иде) эшенә катышмаган һәм утырышка нибары бер генә тапкыр килгән – берничә тәкъдимен җиткергән һәм республика буенча чираттагы сәфәренә юлланган.
Алга таба нәрсә һәм ничек булачак?
Закон буенча, сайланган төбәк Башлыгы инаугурация вакытында ант китергәннән соң ук үз вазифасына керешә. Радий Хәбиров белдерүенчә, тантана 19 сентябрьдә узачак. Анда республиканың сайланган Башлыгы ике телдә Рәсәй Федерациясе халкына һәм Конституциясенә, Башкортстан Республикасы Конституциясенә тугрылыклы булачагына ант бирә. Аның тексты түбәндәгечә:
«Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда, Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасы дәүләтчелеген ныгытырга һем якларга, Рәсәй Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм».
Шунда ук ул Хөкүмәт Премьер-министрын һәм яңа Хөкүмәтнең структурасын тәкъдим итәчәк.
– Хөкүмәтнең күпчелек вәкилләре үз урынында эшләргә калачак. Минем аларның эшен күзәтү мөмкинлеге булды, һәм бу команда эшкә сәләтле, аның белән эшләргә була дигән фикердәмен. 11 ай эчендә кешеләр миңа ышанырлык итеп дөрес эшли алырмынмы икән, дигән идем. Беренче чиратта, сайлаучыларга оешканлык һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сайлауларга халыкның актив килүе сөендерде, мин бик канәгать калдым, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, якындагы биш елга – 2024 елга кадәр республиканың үсеш стратегиясе аның беренче указларының берсе булачак. Бу Президентның «май указлары» белән охшаш булачак, әмма аларда халык өчен төгәл саннар күрсәтеләчәк – күпме мәктәпләр, дәваханәләр, спорт һәм мәдәни объектлар төзеләчәк, хезмәт хаклары нинди булачак һ. б.
Яңа Башлыктан нәрсә көтәләр?
– Башкортстанның яңа җитәкчесеннән «республиканың ныклы аякка басуын» һәм тотрыклы вакытлар җитүен көтәм. «Тотрыклылык». Соңгы вакытта Башкортстанда яшәүчеләр бу төшенчәне сагынырга өлгерде, чөнки төрле «болтанка»лар, башланып ташланган, ахыргача җиткерелмәгән карарлар күп булды. Тотрыклылык безнең барыбызга да кирәк. Безгә берләшергә, бер-беребез белән мөнәсәбәтләрне ачыклаудан туктарга кирәк. Кешеләргә яшәү җиңелрәк булсын өчен барыбызга бергә эшләргә кирәк, – ди Рәсәй Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ростислав Морзагулов.
Ә Рәсәйдә һәм дөньяда танылган урбанист, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетында «Мәдәният, шәһәр үсеше һәм креатив индустрияләр икътисадын тикшеренүләр үзәге» укыту-фәнни лабораториясе мөдире Сергей Капков белдерүенчә, Башкортстанда соңгы вакытта тормыш сизелерлек җанланды, һәм ул федераль киңлектә үз урынын ныгыта.
– Сездә бик күп форумнар, фестивальләр уза, алар кызыклы, көнүзәк һәм кирәкле. Үзеңне үзәк башкала төбәгендәгедәй хис итәсең. Төзекләндерү – ул бер плитәне икенчесенә алмаштыру түгел, бу – идарә итү карарларын үзгәртү, республика үсешенең өстеклекле юнәлешләрен үзгәртү. Мин Башкортстанда мондый өстенлекләр урнашуына бик шат. Территориянең һәр өлешенә тиешенчә хөрмәт белән карарга кирәк, – диде ул.