Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 13:07

«Мостай Кәрим» лайнеры суга төшерелде

11 сентябрьдә Түбән Новгородта «Красное Сормово» заводында төзелгән «Мостай Кәрим» дип аталган круиз лайнерын суга төшерү тантанасы узды.

Судно Ладога һәм Онега күлләре буенча Мәскәү – Әстерхан, Мәскәү – Санкт-Петербург һәм Идел-Дон елгалары буенча Мәскәү – Дондагы Ростов круиз юллары аша пассажирлар йөртү өчен тәгаенләнгән. Теплоход-ны заказчыга 2020 елның февралендә тапшыру планлаштырылган, судно беренче круизга 2020 елның маенда чыгачак.

«Башинформ» МА хәбәр итүенчә, тантанада Рәсәй Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, «Берләшкән суднолар төзү корпорациясе» оешмасы президенты Алексей Рахманов, «Рәсәй елга регистры» учреждениесе генераль директоры Евгений Трунин, «Красное Сормово» заводының генераль директоры Михаил Першин, «ВодоходЪ» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Виктор Олерский, «ВодоходЪ» җәмгыятенең генераль директоры Ришат Баһаветдинов, «Машпромлизинг» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Александр Бабич, «Диңгезчелек инженерлар бюросы» җәмгыятенең генераль директоры Геннадий Егоров, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова, Мостай Кәрим исемендәге фондны оештыручы Тимербулат Кәримов һәм аның җәмәгате Инга Кәримова катнаштылар.

«Мостай Кәрим» – совет чорыннан соң тарихта беренче круиз лайнерларының берсе.

Теплоход биш йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә, ул «йөзүче кунакханә» тибы буенча проектланган.

Бортында күзәтү салоннары, рестораннар, барлар, спа-салон, тренажерлар залы, чәчтарашханә, һава сулап йөрү өчен зона-солярий булачак.

Судноның озынлыгы – 141, ә киңлеге 16,8 метр. Пассажирлар сыйдырышлылыгы – 342 кеше.

РV300 проектындагы дүрт палубалы теплоход 2017 елның мартында «Красное Сормово» (Суднолар төзүче берләшкән корпорациягә керә) заводында төзелә башлады. Якташыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим хөрмәтенә аталган лайнер «Машпромлизинг» акционерлар җәмгыяте катнашлыгында өч яклы килешү буенча «ВодоходЪ» компаниясе өчен төзелә.
Читайте нас: