Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 14:09

Чишмәлеләр ничек тавыш бирде?

8 сентябрьдә бөтен Рәсәй буенча, шулай ук Башкортстан Республикасында бердәм сайлау көне үтте, республика халкы анда Башкортстан Башлыгын, шәһәр һәм авыл биләмәләренә депутатлар сайлады, бу көнне шулай ук БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга, район һәм шәһәр Советларына депутатлар сайланды.

Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, Чишмә районында 33394 кеше, яки сайлаучыларның 84,09%ы тавыш бирүдә катнашты. Республика Башлыгын сайлаганда Радий Хәбиров өчен 29302 сайлаучы (87,75%) тавыш бирде. ЛДПР партиясеннән кандидат Иван Сухарев икенче урында, ул 1416, яки 4,24% тавыш җыйды. Юнир Котлыгужин өчен 1349 сайлаучы – 4,04% тавыш бирде. Арытаба тавыш бирү түбәндәгечә: Зөлфия Гайсина – 408 (1,22%), Юрий Игнатьев – 171 (0,51%), Рәфис Кадыйров – 166 (0,5%), Владимир Барабаш – 127 (0,38%), Владимир Кобзев – 123 (0,37%).

12нче Тимер юл сайлау округы буенча Чишмә муниципаль район Советына депутатлар сайлауда 926 (50,71%) тавыш җыеп, зур булмаган аерма белән Андрей Исаев алга чыкты, дип хәбәр итте территориаль сайлау комиссиясе.

Бердәм сайлау көнендә шулай ук Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайланды. Чишмә районының территориаль сайлау комиссиясе

Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе Советына һәм авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлауны үткән һәм гамәлдә, дип билгеләде.

Урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү йомгаклары белән район гәзитләре сайтларында: «Родник плюс» – https://rodnik-plus.rbsmi.ru/, «Чишмә» – https://chishme.rbsmi.ru/, гәзитнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә – https://vk.com/rodnikplus, шулай ук Чишмә районы хакимияте сайтында Территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә, шәһәр һәм авыл биләмәләре стендларында танышырга мөмкин.
Читайте нас: