Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2019, 14:43

Мәктәпләрдә – бертөрле меню һәм атнага биш көн уку

Быелгы уку елында укучыларны бик күп яңалыклар көтә.

1 сентябрьдән башлап Башкортстанның барлык укучыларына бертөрле меню кертелде. Республика хөкүмәте бу балаларны нормативлар буенча ашатырга һәм диетологлар тәкъдимнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип раслый. Шушы көннәрдә Чишмә районының «Туклану үзәге» җәмгыятендә укучыларның яңа менюсы тикшерелде, анда катнашучылар (мәктәп директорлары, ата-аналар комитетлары вәкилләре) ризыкларны тәмләп карый алдылар. Яңа менюга иртәнге аш (45 сум), төшке аш (55 сум) керә, ягъни бер көн туклануның гомуми бәясе – 100 сум.

Ата-аналарның икесенең берсен: иртәнге яки төшке ашны сайлау мөмкинлеге бар.

Республикада Укучы картасы гамәлгә кертелә, аның буенча балалар буфетта алган ризык өчен түли. Тиздән әлеге карта Чишмә районында да булачак. Ә төп кайнар ризык өчен ата-аналар электрон юл белән: онлайн яки банк аша түли ала. Быелгы уку елыннан башлап сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар гына түгел, шулай ук инвалид балалар да мәктәптә көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән бушлай тәэмин ителәчәк. Ул урындагы бюджеттан финансланачак.

Мәктәпләрнең атнага биш көн укытуга күчүе дә төп яңалыкларның берсе булып тора, аена бер шимбә нинди дә булса темага багышланачак. Мәсәлән, сентябрьдә спорт шимбәсе булачак һәм Чишмә районы мәгариф идарәлегендә бу көнне,

21 сентябрьдә, «Милләтләр кроссы-2019» үткәрү планлаштырылган. Октябрьдә этношимбә, ноябрьдә һөнәри юнәлеш темасына багышланган шимбә булачак. Башка айлардагы шимбәләрне укучылар өстәмә белем алуга багышлый ала.
Читайте нас: