Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
8 Сентября 2019, 23:00
Башкортстанда 21 сәгатькә сайлауга килү 70,35 процент тәшкил итте
Башкортстанда тавыш бирү тәмамланганда, 21сәгатьтә сайлауларга килү сайлаучыларның гомум саныннан 70,35 процент тәшкил итте.
Бердәм тавыш бирү көне барышы турында мәгълүмат «Сайлау төне-2019» иҗтимагый матбугат үзәгеннән алынды.
Республикада яшәүчеләр 8 сентябрьдә республика Башлыгын, Солнечный һәм Комсомол бермандатлы округлары буенча алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай, шулай ук урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлады.
Республикада барлыгы 3434 участок эшләде, шуның 37се гражданнарның вакытлыча тору урынында.
Элек хәбәр ителүенчә, 20 сәгатькә, ягъни участоклар ябылырга 1 сәгать кала килү сайлаучыларның 66,4 процентын тәшкил итә иде. Бу күрсәткеч буенча Тәтешле районы алда - 94,53 процент.
«Кызыл таң» сайтыннан
Фото: «Башинформ»
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"