Чишмэ
-18 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 12:06

Бюллетеньнәр «Белая река»да бастырылачак

Сайлау-2019

Ю. Светлов


Башкортстан Башлыгын сайлауларда тавыш бирү өчен 3 054 003 данә, шул исәптән рус телендә 2 450 200, башкорт – 398 300, татар телендә 205 503 данә бюллетень бастырылачак. Өстәвенә башкорт яисә татар телләрендәге бюллетеньдә рус телендәге текст та урнаштырыла. 354 850 бюллетень сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын файдаланып тавыш бирү өчен бастырылачак. Бюллетеньнәрне бастыру белән «Белая река» нәшрияты шөгыльләнә.

Бюллетеньнәрне 6 сентябрьдән дә соңламыйча законда билгеләнгән тәртиптә участок сайлау комиссияләренә тапшырачаклар, дип хәбәр итте Башинформ» МА.
Читайте нас в