Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 15:05

Барлык кандидатлар – бер мәйданчыкта

Башкортстанда сайлауга кадәр өч көн кала сәяси «Кара-каршы фикер алышулар» ток-шоу булачак.

Ю. Светлов
5 сентябрьдә «БСТ» телеканалы мәйданчыгында теркәлгән барлык сигез кандидат та үз фикерен белдерә ала. Элегрәк дебатларга вакыт әрәм итмәячәкмен дип белдергән Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та анда катнашачагын раслады.

«Кешеләр белән даими аралашу тәҗрибәсе буенча миңа һәрвакытта да яхшы мөнәсәбәттә булмаса да, аудитория белән турыдан-туры эшләү һәм хәбәрдар булу гадирәк дигән нәтиҗәгә килә башладым. Бу катнашучыларга да, тамашачыларга да файдалы булачак, шуңа күрә чакыруны кабул итәм һәм фикер алышуларда катнашачакмын», – дип язды Хәбиров социаль челтәрләрдә, әмма моны ничек эшләргә кирәклеген күзалламыйм, шуңа күрә китап сатып алдым, дип аңлаткан.

Дебатлар пәнҗешәмбе, 5 сентябрьдә 19.30 сәгатьтә «БСТ», «Россия-1», «Россия-24», «РБК ТВ», «UTV» телеканалларында, «YouTube» «ВКонтакте», «Facebook» һәм башка социаль челтәрләрдә күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда бердәм тавыш бирү көнендә республика Башлыгын сайлаулар үтәчәк. Сайлау алды барышында сигез кандидат: Радий Хәбиров («Бердәм Рәсәй»), Иван Сухарев (ЛДПР), Юрий Игнатьев (Гадел Рәсәй), Юнир Котлыгужин (КПРФ), Владимир Барабаш («Гражданнар көче»), Владимир Кобзев («Гаделлек өчен Рәсәйнең пенсионерлар партиясе»), Зөлфия Гайсина («Яблоко»), Рәфис Кадыйров («Рәсәй патриотлары») – катнаша.
Читайте нас: